Быел беренче «Җырлар да көрәште» концерты Халыклар дуслыгы йорты сәхнәсендә булды.
Ул күбрәк иҗат фестивален хәтерләтте, чөнки катнашучылар арасында нурлатлылар гына түгел, Яңа Чишмә районыннан килгән дуэт һәм трио да бар иде.
- Без еш кына чараларда катнашабыз, бигрәк тә менә шундый әһәмиятле, кирәкле чараларда. Оештыручыларга чакырганнары өчен рәхмәт. Хәзер безнең сугышчыларга ярдәм бик кирәк, - диде Яңа Чишмә егете Сергей Моляков.
Патриотик шигырьләр, моңлы җырлар, күңелне нечкәртерлек сәхнәләштерелгән өзекләр беркемне дә битараф калдыра алмады. Тамашачылар, нигездә, урта һәм өлкән яшьтәгеләр иде, таныш юлларны эләктереп алдылар һәм күз яшьләре белән артистларга кушылып җырладылар. Мәсәлән, Гүзәлия Мотыйгуллина чарага Әхмәт авылыннан килгән.
- Мин бер генә концертны да калдырмыйм, оныкларым катнашканга гына түгел. Һәркемгә билет сатып алам. Махсус операция сугышчыларына ярдәм итүгә үз өлешемне кертәсе килә, - дип уртаклашты ул.
Оештыручылар сөйләвенчә, әлеге чара узган ел башланган «Җырлар да көрәште» проектының дәвамы булып тора. Шәһәр Мәдәният Сарае белгечләре проектның планнары турында сөйләде.
"Без быелның Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителүен исәпкә алдык һәм программага Бөек Ватан сугышы чоры патриотик җырларын керттек. Быел көзгә 18 концерт кую планлаштырыла, алар авылларда да узачак. Соңгысы 29 октябрьдә шәһәрнең Мәдәният сараенда узачак. Нурлатлылар ярдәменә өметләнәбез", - дип сөйләделәр Марина Сапожникова һәм Анжела Туктарова.
Бу чара волонтерлык эшчәнлегендә актив катнашкан нурлатлыларга, проектны оештыручыларга рәхмәт белдерү мөмкинлеге дә булды. Аларга рәхмәт сүзләрен «Сугышчан туганлык» иҗтимагый оешмасы лидеры Зиннур Мотаһиров җиткерде.
– Мондый чаралар дрон җайланмаларын билгеләүче җиһазлар, сугышчыларга кирәкле башка әйберләр сатып алу өчен шактый зур сумма җыярга мөмкинлек бирә, - диде ул һәм гуманитар миссиягә керткән өлешләре, СВО сугышчыларына ярдәм иткәннәре өчен бригада, хәрби частьлар командирларының һәм «Хәрби туганлык»ның Нурлат бүлекчәсе Рәхмәт хатларын иҗтимагый оешмалар, хезмәт коллективлары вәкилләренә тапшырды.
Тамашачылар концерт программасын бик теләп карадылар, һәр номерны җылы каршыладылар. Халыклар дуслыгы йорты директоры Галина Терентьева, артистларны җылы сәламләп, аларга район Башкарма комитеты мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатларын тапшырды һәм алдагы хәйрия чараларында да шундый теләк белән катнашырлар дип өметләнүен белдерде.