Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы гражданнардан чыгымнар өлешен каплауга гаризалар кабул итүнең икенче этабын уздыра:
- өч яшьтән зуррак бияләр асрауга бер баш өчен 5 мең сум исәбеннән;
- сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзүгә - 8 сыердан күбрәк сөтчелек фермасына 1 млн.сум исәбеннән, 5 сыердан күбрәк сөтчелек фермасына 500 мең сум исәбеннән.
Гаризалар 2025 елның 16 октябренә кадәр кабул ителә.
Документлар “Мои субсидии" системасы аша электрон рәвештә кабул ителә.
Мәгълүматны төгәлләштерү өчен элемтәгә керү телефоннары: кече хуҗалыкларны үстерү бүлегенең әйдәп баручы белгече Галимҗанова Рамилә Риф кызы 8(843) 221-76-88 (8801).
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.