Алмаз Әхмәтшин Төрнәс авылында сөт эшкәртү заводында булды

2023 елның 13 феврале, дүшәмбе

Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин бүген, 13 февральдә, «Төрнәс» сәнәгать мәйданчыгында булды һәм сөт эшкәртү заводының эшчәнлеге белән танышты.

Хәзерге вакытта монда май һәм сыр бөртеге -  кальят җитештерелә.

«Без көнгә 50-60 тонна сөт эшкәртәбез, бу якынча 2,5-3 тонна май һәм 4,5 тонна кальят, – дип сөйләде «Алексагро»  компаниясе директоры Иван Болотов. - Май һәм сыр бөртеге үсемлек майлары кушылмыйча һәм башкалардан гына ясала. Безнең үз лабораториябез бар, анда керә торган чимал һәм әзер продуктлар ГОСТның барлык таләпләре буенча сыйфат контролен уза.»

Иван Алексеевич билгеләп үткәнчә, якын киләчәктә алар заводны әзер продукция җитештерү буенча башка линияләр белән тәэмин итәргә ниятлиләр. Димәк, тиздән нурлатлылар сәүдә челтәрләрендә җирле сөт продукциясен сатып ала алачак.

Алмаз Әхмәтшин завод цехлары буйлап узды, компания җитәкчелеге белән өстәмә эш урыннары булдыру, шулай ук җирле халык табыш алу өчен сөт терлекчелеген үстерергә тели торган кулай бәяләрдән сөт сатып алу турында фикер алышты.

Иван Болотов сүзләренчә, биредә сөт бизнесы өлкәсендә квалификацияле белгечләрнең, мәсәлән, технолог, лаборатория начальнигы һ.б. вакансияләре ачылган.

Хәзерге вакытта заводта Нурлаттан, Төрнәс һәм якын-тирә авыллардан 27 кеше хезмәт куя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International