15 февраль – совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көнендә Рәис Кәлимуллин, эшендә никадәр генә мәшгуль булмасын, үзәк паркта сугышчы-интернационалистлар истәлегенә куелган мемориаль комплекс янына килмичә калмый. Үзе кебек үк куркыныч вакыйгалар шаһиты булган якташлары белән очраша, хәрби хәрәкәтләрдә башларын салган нурлатлылар хөрмәтенә чәчәкләр сала. Һәйкәлдә исемнәре мәңгегә уелган сугышчылар арасында дусты – Колбай Морасадан Ирек Сафиуллин да бар.
– Лениногорскида машина йөртүчелеккә бер вакытта укыдык без. Армиягә 1984 елның октябрендә бергә киттек, Әрмәнстанның Кировакан шәһәрендә өч ай хәрби әзерлек уздык. Әфганстанда күрше полкларда гына хезмәт иттек. Ирек кайтырга ике ай калганда һәлак булды... – дип хатирәләрен яңартты Рәис Ризванович. Ул вакытта Нурлаттан бер үк көнне чакырылган 8 егетнең 6сы Әфганстанга эләгә.
– Яшьлек белән нинди куркыныч янаганын башта аңлап та бетермәгәнбездер. Ереваннан самолет белән Шинданд шәһәренә килеп төштек, тирә-якта – тау-таш. Төнге 12дә бөтен дөнья япякты булды, шартлау дулкыныннан ике яруслы караватлар селкенеп торды, – дип искә алды Рәис Кәлимуллин үзенең Әфган җирендәге беренче тәэсирләрен. Шартлау тавышлары туган авылына әйләнеп кайткач та колагында озак яңгырап тора әле аның, беренче вакытта малай-шалай үзләре ясаган шырпы мылтыгыннан атып уйнаганда да сискәнеп китә торган була.
Шул төннән 18 яшьлек Кәкре Атау егетенең һәр адымда үлем сагалап торган озын хәрби хезмәт юлы башлана. “ЗИЛ-131” йөк машинасында снарядлар ташый ул, автомобиль бүлекчәсе командиры буларак, сугышчан биремнәрнең уңышлы үтәлеше өчен җаваплылык тота. Бу чордагы тормышы, фильм кадрлары сыман, берсен-берсе алыштыручы вакыйгалардан тезелә. Менә беренче тапкыр рейдка чыккач, дошманнар явына эләгә һәм кабина астына качып, каракаршы ут ача. Кандагарда колонна белән чүл аша үткәндә алдагы гаубица тагылган йөк машинасы минага эләгә, бәхетенә, кыйпылчыклар аңа тими. 40 көнлек рейдка киткәч, улыннан 2 ай ярым бер хәбәр алырга тилмергән әнисенең хәсрәт уты йотуы...
– Әфганга алачакларын белгәч тә, аннары да баштагы вакытта, әти белән әнине борчымас өчен, белгертмәскә тырыштым. Билгеле булгач та, бар да яхшы, исән-сау дип кыскача гына язып җибәрә идем. Без күргәннәрне белү беркемгә дә кирәкми, – дип сүзен дәвам итте Рәис Кәлимуллин.
Сүзгә тыйнак ул. “Без бары үз солдат бурычыбызны гына үтәдек”, – ди. Сугышта катнашуы белән мактанырга да, хәрби батырлыклары турында да сөйләргә яратмый. 38 ел буе күңел түрендә йөрткән кичерешләре сугышчан юлны иңне-иңгә куеп үткән хезмәттәше – тумышы белән Әгерҗе районыннан булган Фердинанд Гаффаров белән очрашканда гына яңара. Алар Әфганстан чиген соңгы тапкыр атлап чыкканнан соң 20 ел үткәч кенә кабат күрешәләр һәм бүгенгә кадәр элемтәләрен өзмиләр.
Рәис Ризванович тормыш иптәше Фәнилә Сабировна белән бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр, өч оныклары бар. Ә алар хәрби кием кигән һәм медальләр таккан бабалары белән бергә истәлекле бәйрәмнәргә чыга башлаганнар да инде. Үз ватаныңны ярату һәм тугрылык үрнәген аңардан да үтемлерәк тагын кем аңлата алыр икән. Сугыш барган ун ел эчендә йөзәрләгән мең совет солдатының нәкъ менә шундый сыйфатлары сыналган бит.