Монда 2024 елга йомгаклар ясалды һәм агымдагы елга планнар билгеләнде.
Нурлат районында район җитәкчелегенең авыл халкы, шулай ук оешма-предприятиеләр коллективлары белән очрашулары дәвам итә. Бүген Андреевка авыл җирлегендә дә гражданнар җыены узды. Әлеге муниципаль берәмлек составына ике торак пункт керә: Андреевка авылы һәм III съезд исемендәге (Киклинка) поселогы.
Авыл җирлеге башлыгы Надежда Егорова үзенең хисап докладында билгеләп үткәнчә, халык саны 507 кеше тәшкил итә. 2024 елда гражданнарның үзара салым программасы буенча 324 мең сум акча җыелган, бу 60% тәшкил итә. Республика акчаларын уртак финанслауны исәпкә алып, гомуми сумма якынча 1 млн.100 мең сум тәшкил итә. Бу акчаларга янгын сүндерү куркынычсызлыгы өчен куелган су саклау савытлары сатып алынган, шулай ук авыл эчендәге юллар ремонтланган. Авыл халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм оештыруда актив катнаша. СВО башланганнан бирле алар 700 мең сум чамасы акча җыйганнар, шуның 321 меңе - узган елда җыелган. Моннан тыш, андреевкалылар Лисичанск халкына гуманитар ярдәм җыю өчен акча күчергәннәр.
Кызганычка каршы, авылда проблемалы мәсьәләләр дә бар. Авыл халкын борчыган төп проблема – үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүнең булмавы. Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев та моңа игътибарны юнәлтте.
Җыенда планнар турында да фикер алыштылар. Авыл җирлегендә быел авыл эчендәге юлларны ремонтлау, торак пунктларны төзекләндерү эшләрен дәвам итәргә, урам яктырткычларын алыштырырга ниятлиләр.