2022 елда Якушкино авыл җирлегендә авыл халкының тормыш сыйфатын күтәрүгә 90 млн сумга якын акча тотылган

2023 елның 29 гыйнвары, якшәмбе

Узган елда Якушкино авыл җирлегендә территорияләрне төзекләндерү һәм авыл халкының яшәү шартларын яхшыртуга төрле фондлардан 90 миллион сумга якын акча җәлеп ителгән.

Шәхси ярдәмче хуҗалыклардан авыл халкы 24 миллион сумнан артыграк өстәмә керем алган. Якушкино авыл җирлеге башлыгы Хасибулла Хәмидуллиннан без уңышлы эш формуласы белән бүлешүен сорадык.

– Хасибулла Хәбибуллович, күптән түгел үткән халык җыенында Сез ел авыл җирлеге өчен тулаем уңышлы булды дип билгеләп үттегез. Иң уңышлы проектлардан кайсыларын атар идегез?

 – Ел шактый сынаулы булса да, бездә күләмле эшләр күп тормышка ашырылды. Төрле дәүләт программалары һәм грантлар аша гына да 87 миллион 418 мең сумлык эш башкарылды. Шуларның иң масштаблысы, әлбәттә инде, Якушкино мәктәбенә капиталь ремонт булды, ул федераль программа хисабына ясалды. Ремонт эшләреннән тыш, биредә бөтен җиһазлар да яңартылды һәм бүген биредә элеккеге мәктәптән бер нәрсә дә калмады дип әйтергә мөмкин. Мәктәп янәшәсендә үк республика программасы буенча авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы төзелде, ул да авылда мөһим һәм кирәкле объектларның берсе. Моннан тыш, “Татнефть”нең грант ярдәме белән Салдакай авылында 6 миллион 300 мең сумга су белән тәэмин итү системасына реконструкция ясалды, шул ук торак пунктта авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы кысаларында тротуар түшәлде һәм парк төзекләндерелде. “РИТЭК” бәйгесендә җиңеп алынган грантка 200 мең сумлык балалар мәйданчыгы урнаштырылды. Гомумән, бүгенге көндә авыл халкына ярдәмгә юнәлдерелгән дәүләт программалары шактый һәм без аларга бик рәхмәтле. Нефть компанияләре үткәрә торган бәйгеләр дә авыл халкы алдында бик зур мөмкинлекләр ача, аларда катнашырлык инициативалы кешеләрнең күбрәк булуы гына кирәк. – Белүемчә, Сезнең авыллар халкы читтән генә ярдәм көтеп ята торган түгел...

 – Әлбәттә, бездә барлыгы 377 шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә һәм ул – күпләр өчен төп керем чыганагы. 2022 елда халык сөт сатудан 7 миллион сумга, ит сатудан 13 миллион сумга якын керем алды. Һәр кешегә 24 мең сумнан артыграк дигән сүз бу. Сөт җитештерү буенча Акмуллиннар гаиләсе – лидер. Әлеге гаилә бер елда 30 000 кг.нан артыграк сөт сауды, шуның 28 мең килограммы сатуга киткән. Ел нәтиҗәләре буенча, авыл җирлегендә мөгезле эре терлекләрнең саны 14кә артты. Әле берничә ел элек кенә хуҗалыкларында күпләп сыер асраучылар 4-5 гаилә генә булса, хәзер аларның саны дистәдән артыграк. Моңа авылларда электр көтүчеләре көйләп җибәрүебез дә йогынты ясады, әлбәттә. Терлекләрнең баш санын арттыруга мохтаҗ гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү программасы буенча актив эшләвебез дә ярдәм итте, дип саныйм. Шундый өч гаилә шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен социаль контракт нигезендә 75әр мең сум акча алды. Без аларга бизнес-планнар әзерләргә булыштык, хәзер дә барлык сораулары буенча ярдәм итеп торабыз. Әлеге категориягә караучы гаиләләр әле тагы да бар, быел бу юнәлештә эшне дәвам иттерәчәкбез. Гомумән, бездә бик уңган, тырыш халык яши. Бакчаларында ниләр генә үстермиләр, үзләреннән артканы сатуга китә. Узган елда 4 миллион 800 мең сумлык бакчачылык продукциясе генә сатылган. Аларны Нурлат һәм Казан ярминкәләрендә дә саталар.

 – Үзара салым программасы кысаларында эшләр ничек оештырылган?

– Җыеннарда халык үзара салымны 2022 елда 1әр мең сумнан җыярга дип килешкән иде. Кызганычка каршы, март азагына кадәр үзара салым акчаларын халыкның 85 проценты гына тапшырды. Нәтиҗәдә, 771 600 сум урынына 656 мең сум акча җыелды. Бу яктан халыкның мәсьәләгә җитдирәк каравын сорар идек, чөнки дәүләттән өстәмә финанслау җыелган суммадан чыгып ясала бит. Димәк, без барлыгы 578 мең сум акчаны югалттык булып чыга. Ә бит программа кысаларында башкарылган эшләр күз алдында. Ул гамәлгә кергәнне бирле авыл территорияләрендә никадәр эш башкарылды. Узган елда, мәсәлән, һәр өч авылда төрле урамнарда юллар ремонтланды. Алга таба бу эшләр дәвам иттереләчәк һәм мин халыкның үзара салым акчалары җыюда активрак катнашуларын сорар идем. Акчаларны март азагына кадәр җыеп бетерә алсак кына, планлаштырылган эшләрне тулы күләмдә башкара алачакбыз бит. – Инде киләсе елга планнарыгыз белән дә уртаклашсагыз иде.

 – Киләсе елда суүткәрү челтәрләрен Чулпан чыганагына тоташтыру өчен проект эшләүне мөһим бурычларның берсе итеп билгеләдек. Моның өчен үзара салым акчаларын да җәлеп итмәкче булабыз, грант бәйгеләренә дә исәп тотабыз. Якушкинода парк зонасы, универсаль спорт мәйданчыгы урнаштырырга ниятлибез. Ике елда авыллар эчендәге юлларны ремонтлау буенча эшләрне дә тәмамлыйсыбыз килә. Коеларны тәртипкә китерү, яшьләрне торак төзелеше программаларына җәлеп итү, мөгезле эре терлек санын арттыру, кооперативлар төзү...

 Планнар бик күп һәм халык белән бүгенгедәй бердәм булып эшләгәндә, без аларга ирешә алырбыз дип уйлыйм.

 – Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Уңышлар Сезгә!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International