Нурлатлылар зур бәйрәм концерты белән милли мәдәниятләр һәм гореф гадәтләр елына старт бирде

2023 елның 28 гыйнвары, шимбә

Шәһәр Мәдәният сараенда «Без төрле, ләкин без бердәм!» концерты узды

Концерт башланыр алдыннан чара кунаклары фойеда район мәгариф учреждениеләре тарафыннан тәкъдим ителгән декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе белән таныша алдылар. Нурлатлылар игътибарына Идел буе халыклары костюмнары коллекциясе, халык курчаклары, саклагыч курчаклар, республиканың тарихи-мәдәни объектлары макетлары, сувенир продукциясе һәм башкалар тәкъдим ителде. Җирлекара үзәк китапханәнең «Мәдәният дөньясы» һәм Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарих музееның «Халкымның матурлык мирасы» күргәзмәләре эшләде. Нурлатлылар белән бергә күргәзмә эшен белән район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин да танышты һәм тәкъдим ителгән экспонатларның байлыгын һәм төрлелеген югары бәяләде. Барлык  чара кунакларына ул сәхнәдән мөрәҗәгать итеп Татарстан Республикасында игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы ачылу белән котлады.

«Татарстан халкы бай тарихи-мәдәни мираска ия. Аны саклау, өйрәнү һәм арттыру мөһим бурычларның берсе булып кала. Нурлат районы – күпмилләтле, тату яшиләр, төрле халыкларның гореф-гадәтләренә сакчыл карыйлар. Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы туган як тарихын тирәнтен өйрәнү өчен стимул булыр, халык сәнгатен популярлаштыру, районда яшәүче халыкларның мәдәни традицияләрен һәм үзенчәлекләрен саклап калу буенча эшләрне сыйфатлы дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек бирер дип ышанам. Безгә яшьләрнең Нурлатта калуы мөһим. Шуңа күрә без авылларда мәдәни үзәкләр булдырабыз, шәһәрдә мәдәният, мәгариф һәм спорт объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау буенча зур эш алып барабыз, ял итү өчен уңайлы җәмәгать урыннары булдырабыз», – диде Алмаз Сәлимович. Ул Нурлат районында яшәүче халыкларның бердәмлегенә һәм милли мәдәниятләрне саклауга керткән өлешләре өчен район социаль-мәдәни тармак активистларына рәхмәтен белдерде.

Шулай ук район башлыгы сәхнәдә якташларыбыз, талантлы артистларны, премияләр, халыкара конкурслар һәм фестивальләр лауреатларын – ТРның атказанган артисткасы, Казан шәһәр филармониясе солисткасы Сирина Зәйнетдинованы, Казан шәһәр филармониясе солисты Рөстәм Насыйбуллинны, Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Илназ Гыймалетдиновны хөрмәтләде. Алар бу көнне тамашачыларга үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International