Нурлатлылар Донбасста махсус хәрби операциядә катнашучыларга булышуларын дәвам итәләр

2023 елның 21 гыйнвары, шимбә

Салкыннар җитү белән кайбер нурлатлылар кулдан мичләр ясый башладылар. Аларның берсе – “Легенда” эзтабарлар клубы җитәкчесе Владимир Малыгин.

 – Интернетта кешеләрнең кулланылган газ баллоннарыннан мичләр ясавын күрдем һәм кызыксынып киттем, ни өчен соң әле безгә дә аның белән шөгыльләнмәскә, дидем. Схемаларын таптым, кирәкле материаллар юнәттем һәм эшкә тотындым, – дип уртаклашты Владимир Сергеевич, хәрби операциядә катнашучыларның әлеге мичләр ярдәмендә җылына, ризык әзерли һәм чәй кайната алачакларын билгеләп. Мичләрнең беренче партиясен – 5 данәне ул дусты Радик Әбделганиев белән ясаган, аларны хәрби хәрәкәтләр зонасына “Ермак” казаклар командасы өчен җибәргәннәр. – Мичләр ясауда ярдәм итүләрен сорап район башлыгы урынбасары Линар Нурисламович Маняповка мөрәҗәгать иттем, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында узган планеркада газ баллоннары җыю турында игълан иттем. Хәзер эш тизрәк бара, – диде Владимир Малыгин. Эзтабарның инициативасын күпсанлы танышлары – нефтьчеләр, эретеп ябыштыручылар һәм битараф булмаган нурлатлылар күтәреп алган. Кемдер мичләрне – өйләрендә, икенчеләр эш урыннарында ясый. Уртак тырышлык белән 16 мичне сугышчыларга юллаганнар да инде, ттагын 30 данә җибәрүгә әзер. Гуманитар ярдәм җыюга җирле останың тормыш иптәше Елена Малыгина да кушылган. Кыска вакыт эчендә ул 130дан артыграк эчке кием теккән. Ә Владимир Сергеевич түгәрәгендә шөгыльләнүче 1нче мәктәп укучылары солдатларга җылы сүзләр белән һәм тизрәк өйләренә кайтуларын теләп хатлар язганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International