Нурлат районында изге бәйрәм төнендә елгада коену урыннарын билгеләделәр

2023 елның 15 гыйнвары, якшәмбе

Биляр-Озеро, Иске Чаллы һәм Мамык авылларындагы ачык сулыкларда коену бәкеләре урнаштырылачак. Аларны, гадәттәгечә, 18-19 гыйнварда бәйрәм төнендә изгеләндерәчәкләр.

Су коену өчен әзерләнгән урыннар янында араларында коткаручылар һәм табиблар булган җаваплы хезмәтләр кизү торса да, куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау мөһим.

Белгечләр сүзләренчә, боз бәкесендәге коену төрле хроник авырулары булган кешеләргә тыела. Өлкән яшьтәге, коронавирус инфекциясе белән авырган һәм ахыргача тернәкләнмәгән кешеләргә дә тыелырга киңәш ителә. Чумган вакытта социаль дистанцияне дә үтәргә кирәк.

 

125 ПСЧ оешмасы җиһазландырылмаган су объектларында коенуны һәм кешеләрнең боз өслегенә күпләп чыгуын тыю искә төшерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International