Нурлатта бәйрәм ялларында ике кеше мошенниклар корбаны булган

2023 елның 14 гыйнвары, шимбә

Җинаятьчеләр ялларсыз һәм бәйрәмнәрсез “эшлиләр”. Мисал өчен, яңа елның беренче көннәрендә үк аларның гамәлләреннән зыян күргән ике кеше хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән.

– Шәхесе ачыкланмаган зат бер гражданинның акчаларын саклау сылтавы белән аның 6200 сум акчасын урлаган. Икенче очракта шулай ук билгесез зат бер сайт ярдәмендә мини-трактор сатам дип, бер гражданинның 339000 сум акчасына ия булган, – дип мисалларга тукталды Россия МВДсының Нурлат бүлеге штабы начальнигы Нина Киселева.

Узган 2022 елда бүлектә мәгълүмати технологияләрне кулланып кылынган 122 җинаять теркәлгән.

– Хисап чорында ITтехнологияләр өлкәсендә кылынган 44 җинаять эше тикшерелде, – диде Россия МВДсы Нурлат бүлегенең тикшерү бүлеге начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Оксана Волкова. – Аларның 20се гражданнарның банк счетларыннан акча урлау белән бәйле.

Шул ук вакытта бүлектә популяр мошенниклык схемалары белән беррәттән яңаларының да пәйда булуын ассызыклап үттеләр.

– Хәзер мошенниклар кешеләргә шалтыратып, үзләрен махсус службалар хезмәткәрләре дип таныштыралар. Счетыгыздан билгесез затлар Россия Федерациясендә тыелган террорчылык операцияләре счетларына акча күчерергә тырыша һәм моның өчен җавап тотарга туры киләчәк, дип хәбәр итәләр, – ди Оксана Волкова. – Алар үз корбаннарын шулкадәр куркыталар, кеше борчуга төшеп, нәрсә булганын аңламыйча да кала. Аннан соң мошенниклар проблеманы чишү вариантларын тәкъдим итәләр һәм тиздән алар белән банк хезмәткәрләре элемтәгә чыгачак, аларның күрсәтмәләрен һичшиксез үтәргә кирәк дип кисәтәләр.

 Шул рәвешле, намуслы гражданин счетындагы акчаларын турыдан-туры җинаятьчеләр кулына тапшыруын абайламыйча да кала. Мошенниклар кеше хәленә керә, тиешле җылы сүзләрне дә таба беләләр. Кешеләр нәкъ менә шундый мөнәсәбәткә каба да.

– Мошенниклар заманага шулкадәр яраклашалар, хәзер корбаннарына шалтыратып, үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырганда, банк картасы номерын һәм аның икенче ягындагы кодны үзләренә түгел, ә янәсе роботка тапшырырга кушалар. Гражданнар банк вәкилләре белән аралашуларына ышаналар һәм, нәтиҗәдә, акчаларыннан колак кагалар, – дип сөйләде Оксана Волкова мошенниклык гамәлләренең тагын берсе турында. – Болардан тыш, мошенниклар шулкадәр ышандырып сөйлиләр һәм профессиональ әзерлекле, корбаннарына хәтта янәсе банк хезмәткәрләренең имзалары һәм мөһерләр белән расланучы документлар да җибәрәләр, төрле мессенджерлар кулланып, гамәлләренең законлы булуын ассызыклыйлар. Әмма моның белән генә дә туктамыйлар әле. Үз корбаннарын телефоннарына төрле программалар урнаштырырга күндерәләр һәм алар аша телефоннарга читтән керү мөмкинлеге алалар.

Кылынган мошенниклык гамәлләрен анализлап, шуны ышанып әйтергә була: күз ачып йомганчы баюны вәгъдә итүче бөтен сайтларга да ышанырга ярамый. Гражданнарның моңа ышанып, үз акчаларын төрле инвестицияләргә салган очраклары да бар. Югары керем алырга исәпләп, алар кредитлар рәсмиләштерәләр, танышларыннан бурычка акча сорыйлар. Ә инде ахырдан үзләренең төп башына утырып калуларын аңлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International