Салкыннарда янгын куркынычсызлыгына аеруча зур игътибар бирергә кирәк.
Якын көннәрдә аязыту фонында шәхси йортларда һәм фатирларда янгын чыгу куркынычы арта.
Янгыннар мичләрне каты кыздыру, кирпеч араларында ярыклар барлыкка килү, күмер сикереп төшү яки янган күмер көлтәсеннән ут үрмәләү аркасында килеп чыга. Мич җылытуның ныклы һәм куркынычсыз эшләве өчен түбәндәге таләпләрне истә тотарга кирәк: мичләр һәм башка җылыту приборлары яну конструкцияләреннән янгынга каршы саклагыч бүлемтек белән аерылып торырга, шулай ук агач идәндә яки башка янучан материаллардан түшәлгән идәндә 50-70 см үлчәмле саклагыч тимер я корыч җәймә булырга тиеш.
Минуслы температуралар башлангач, электр җылыту приборлары эшләтү арта, димәк, электр үткәргечләренә йөкләнеш тә арта. Кайбер очракларда, тузу һәм озак вакытлы эксплуатация аркасында, артык йөкләнеш белән изоляция катлавы эреп төшү һәм электр чыбыкларының кыска ялганышы янгын чыгуга китерүе ихтимал.
Янгын чыгуының тагын бер киң таралган сәбәбе - көнкүреш электр җылыту приборларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу.
Исегезгә төшерәбез, җылыткычлар буш урында урнаштырылырга тиеш - мебельдән ерак җирдә, бер үк вакытта берничә приборны бер розеткага тоташтыру куркыныч. Һәм бернинди очракта да кабызылган электр приборларын караучысыз яки кече яшьтәге балалар карамагында калдырмагыз. Бу кагыйдәләрне үтәү янгын чыгудан сакланырга ярдәм итәчәк.
ГПП 73 ПСЧ ОД буенча инспектор Наталия Кузнецова