Раштуа бәйрәмендә шәһәрнең Мәдәният сараенда Егоркино авылында гыйбадәтханә төзелешенә багышланган хәйрия концерты узды.
Сәхнәдән тамашачыларны шәһәр Советы Рәисе урынбасары Владимир Кашкаров сәламләде. Ул кунакларны раштуа бәйрәме белән котлады, шулай ук гыйбадәтханә төзелешенә ярдәм итүдә мондый хәйрия концертларының мөһимлеген билгеләп үтте.
"Һәрвакыт иман йортлары хәйрия һәм иганәләргә төзелде. Бүген залда православие дине вәкилләре генә түгел, башка милләт һәм дин кешеләре дә бар. Бу безнең районда халыклар арасында мәхәббәт, татулык һәм үзара аңлашу атмосферасы хөкем сөрүен тагын бер кат раслый», - дип билгеләп үтте Владимир Кашкаров. Сәхнәдә актив хәйрия эшчәнлеге һәм иҗтимагый әһәмиятле инициативаларга ярдәм күрсәткәне өчен ул Артем Агванянга «Ел хәйриячесе» дипломы һәм Халыклар дуслыгы символы тапшырды. Шунда ук ул Нурлат районы башлыгының Архангел Михаил гыйбадәтханәсен төзүгә 50 мең сумлык, шулай ук Башкарма комитет җитәкчесен 25 мең сумга сертификатын тапшырды.
Нурлатлыларга изге теләкләрен Нурлат чиркәве настоятеле иерей Александр Кузьмин, Егоркино авыл җирлеге башлыгы Анатолий Борисов та җиткерде. Җирле үзешчән артистлар, ансамбльләр, Нурлатның яшь талантлары, якшәмбе мәктәбендә тәрбияләнүчеләр бәйрәм кунакларына үзләренең иң яхшы һәм матур номерларын бүләк иттеләр.