«Фанат» бокс клубында тренер Олег Власенко җитәкчелегендә шөгыльләнүче яшь спортчылар бокс буенча XV Бөтенроссия турнирында катнаштылар. Ул 4-6 гыйнварда Менделеевск шәһәрендә узды. Турнирда Марий Эл, Удмуртия, Чувашия, Башкортстан һәм Киров өлкәсеннән 175 спортчы катнашты. Нурлат клубы боксчылары финалга үтте һәм призерлар булды-Артемий Никифоров 3 көрәш үткәрде, аларның 2сендә җиңү яулады һәм мактаулы 2нче урынны алды, Кирилл Иванов 3нче урынга лаек булды.
Егетләрне һәм аларның тренерларын котлыйбыз!