Яңа ел каникуллары көннәрендә Нурлатта авыл укучылары өчен төрле бәйрәм чаралары оештырылды.
Әйтик, шушы көннәрдә «Грани» мәдәни-ял үзәгендә Чулпан, Елаур һәм Тимерлек мәктәпләре укучылары өчен кызыклы уеннар-аттракционнар үткәрелде. Биредә кунакларны Яңа елның төп тылсымчылары – Кыш бабай белән Кар кызы да котлады, аларга каникуллардан соң укуга көч һәм энергия белән тулы каникуллар үткәрүләрен теләде.
Бу көннәрдә Яшьлек микрорайонындагы яңа сквер да буш тормый. Бу юлы нефтьчеләр скверы авыл мәктәпләреннән укучыларны «Яңа ел шау-шуы»на җыйды. Биляр-Озеро, Бикүле, Фома һәм Якушкино мәктәпләреннән балалар Яңа ел персонажлары катнашында Кышкы эстафеталарда рәхәтләнеп уйнадылар.