Минтимер Шәймиев Нурлат районыннан Азалия Мортазинаның Яңа ел хыялын чынга ашырды

2023 елның 7 гыйнвары, шимбә

Традиция буенча быел да ТРның беренче Президенты - ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясендә катнашты. Яңа ел чыршысыннан ул теләкләр язылган ике хатны шуларның берсен Нурлат районыннан 13 яшьлек Азалия Мортазина язган хатны алды.

Азалия үзенең «Теләкләр чыршысы» җибәргән открыткасында балачактан ук мәчеләрне һәм этләрне яратуын һәм профессиональ кинологларның эшен күрергә хыяллануы турында яза. Киләчәктә үзе дә бу һөнәрне үзләштерергә тели икән. Минтимер Шәймиев үтенече буенча Азалияне әти-әниләре белән бергә ОМОН базасына «Ак Барс» ТР Росгвардия идарәсе чакырдылар. Анда кинолог Радик Мәҗитов алар өчен экскурсия үткәрде, шулай ук эт әзерләү күнекмәләрен өйрәтте. Дәрес ахырында Азалия аның Фокс кушаматлы эте белән бик дуслашты. Дәүләт Киңәшчесе аңа " Габдулла Тукай. Сайланма әсәрләр " һәм татар мәкальләре җыентыгын да бүләк итте.

"Яңа ел могҗизалары чыннан да була. Акцияне оештыручыларга минем хыялымны тормышка ашырган өчен рәхмәт! Бу Яңа ел алдыннан иң яхшы бүләк», - дип уртаклашты Азалия Мортазина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International