"Кондырча" ландшафт паркында III «Балыкфест» фестиваль-ярышы булды.
Быел да фестиваль нурлатлылар – балыкчылар, спортчылар, авыл җирлекләренең актив катнашында узды. Аларны сәхнәдән Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән аның урынбасары Линар Маняпов сәламләде һәм котлады. "Өченче ел рәттән без сезнең белән яр буенда, «Балыкфест» фестивалендә очрашабыз. Фестиваль - кышкы балык тотарга яратучылар өчен генә түгел, спорт, физкультура сөючеләр, кышны яратучылар өчен дә көтеп алынган бәйрәм. Барыгызны да 2023 ел белән котлыйм һәм ныклы сәламәтлек, яхшы кәеф телим. Балыкчыларга-яхшы балыклар эләгүен, спортчыларга-чаңгы трассаларында югары җиңүләр, ә барыбызга да – кызыклы мизгелләр, яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге телим».
Бу юлы кышкы балык тотуда 40 балыкчы катнашты. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, алар арасында елдан-ел күбрәк балалар һәм хатын-кызлар бар.
Кондырча елгасында балыкчылар тырышып балык тоткан арада ярда чаңгы ярышлары башланды, спорт мәйданчыгында пионербол, футбол уйнадылар, кышкы уеннар оештырылды. Балалар һәм өлкәннәр «тау»дан шуды, теләүчеләр пони атка да, җигелгән атларда да йөри алдылар. Биредә үк мәдәният хезмәткәрләре нурлатлыларга ошаган җырларны башкардылар, теләүчеләр шунда ук биюгә дә кушылды Авыл җирлекләре оештырган пары чыгып торган кайнап утыручы самавырлар, шулай ук фестивальне оештыручылардан пылау һәм балык шулпасы һәммәсенең күңеленә хуш килде.
иганәчеләре «Балыкчы йорты» кибете һәм «Хурина Наталия Витальевна» крестьян-фермерлык хуҗалыклары бик яхшы бүләкләр дә әзерләде.
Ә бу вакытта һәр бәке янында боз өстендә бер – бер артлы тотылган балыклар җыела торды…
Беренче балыкны Альберт Якупов тотты, ул «Беренче балык» номинациясендә җиңүче булды. Шулай ук Альберт Якупов «Иң зур балык» номинациясендә дә дипломга лаек булды. «Иң яшь балыкчы» номинациясендә аның 7 яшьлек улы Рамазанны билгеләп үттеләр. «Вак балык» номинациясендә 1нче урынны Аркадий Итрин, 2нче урынны Виталий Уламасов, 3нче урынны Игорь Матвеев алды. "Тиз бораулау» номинациясендә 1 нче урын – Павел Туйбаторовта. 2 нче урында-Семен Гребенков, 3 нче урында – Альберт Якупов. «Балыкчы хатын-кыз» номинациясендә-Гөлия Хисмәтуллина, 2нче урынны-Надежда Володарская, 3нче урынны Юлия Уламасова алды. "Яшь балыкчы» номинациясендә 1нче урын – Данир Минхаеров, 2нче урын-Павел Туйбаторов, 3нче урын – Альмир Хисмәтуллинда. Алар шулай ук дипломнарга һәм истәлекле призларга лаек булдылар. Балык тоту фестивалендә катнашучыларның балалары да бүләксез калмады. » “Балыкчы йорты" кибетенән Илдар Хәсәнҗанов шулай ук барлык чараларда актив катнашучы Рафаэль Минхәировка, шулай ук Балык тоту фестивалендә катнашучыларның барлык балаларына да бүләк тапшырды.
Район башлыгы урынбасары Линар Маняпов фестиваль спонсорларына аерым рәхмәт белдерде. Ул фестивальне үткәрүдә ярдәм иткән өчен Давлатжон Хувайдуллаев, Наталья Хурина һәм Илдар Хәсәнҗановка район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Шул ук көнне сәхнәдән чаңгы ярышларында һәм башка спорт чараларында җиңүчеләрне дә бүләкләделәр.