Республикада грипп һәм ОРВИ таралу белән бәйле рәвештә 15 декабрьдән чикләүләр кертелде.
Нурлат районы үзәк хастаханәсендә бу чорга грипп очраклары теркәлмәгән булса да, атна саен 50дән артыграк бала һәм өлкән кеше кискен респиратор вируслы инфекция һәм пневмония белән мөрәҗәгать итә икән.
– Хәзерге вакытта республикада гриппның 198 очрагы теркәлгән, аларның 80 проценттан артыграгы – дуңгыз гриппы, – диде Роспотребнадзорның территориаль бүлеге начальнигы Гүзәл Әхмәтҗанова. – Әлегә районыбыз территориясендә дуңгыз гриппы һәм гадәти гриппларның лаборатор расланган очраклары булмады, әмма ул безне урап узар дип әйтеп булмый: Нурлат республика чигендә урнашкан һәм авырулар безгә 1,5-2 атнага соңрак килеп җитә. Атна саен ОРВИ һәм пневмония белән авыруның 50дән артыграк очрагы теркәлә. Димәк, гриппка бирешүчәнлек инде бар һәм ул бик югары. Өстәвенә, авыруны анализлап, иң элек хезмәт коллективлары зыян күрә дигән нәтиҗә ясарга була: авыручыларның 80 проценттан артыграгы – эшләүчеләр. Бу предприятиеләрдә респиратор инфекцияләрне профилактикалау буенча барлык чараларны да көчәйтергә кирәклеге турында сөйли. Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында чикләү чаралары тукталып та тормаган дияргә була. Чөнки профилактика ярдәмендә персонал һәм биредә яшәүче 123 өлкән кешенең берсе дә узган эпидемиологик чорда грипп белән дә, коронавирус инфекциясе белән дә авырмаган. – Учреждениегә кергәндә сак пункты бар, биредә персонал көнгә ике тапкыр, иртән һәм кичен, термометрия үтә, интернатта яшәүчеләрнең температураларын да ике тапкыр үлчибез. Болардан тыш, бездә барысы да коронавирус һәм гриппка каршы вакцина алды, – диде өлкән шәфкать туташы Татьяна Зацепина. Сүз уңаеннан, бүген интернат-йортта өченче тапкыр ревакциналаштыру үткәрү планлаштырылган. – Ковид, грипп һәм ОРВИга каршы барлык чаралар да күрелә: бөтен өслекләрне дә эшкәртәбез, көненә өч тапкыр дезинфекция үткәрәбез, бинаның һәр канатында авыру тудыручы төрле бактерияләрдән йогышсызландыра торган җайланмалар бар, аларны бүлмәләргә дә алып керәбез. Безнең шундый 16 җайланмабыз бар, аларның бер өлешен кешеләр бүлмәдә булганда да кулланырга ярый. Штатта дезинфектор бар, ул эремә әзерләү, биналарны дезинфекцияләү белән шөгыльләнә. Битлек режимына килгәндә, интернат-йорт персоналы куркынычсызлык максатларыннан чикләү чаралары кертелгәнчегә кадәр дә алардан баш тартмаган. Биредә яшәүчеләр карантинны да аңлап кабул итәләр. – Әлбәттә, урамга чыгып, саф һава сулау яхшы булыр иде, аның каравы авыручылар юк, – ди Владимир Чернуха.
– Шуңа күрә без даими рәвештә бүлмәләрне җилләтәбез, ә чыныгу белән мин балконда да шөгыльләнә алам. Ничек чыныгуымны күрсәтә дә алган булыр идем, әмма карантин аркасында сезне кертмәсләр инде. Гомумән, биредә барысы да көр кәефле. Чөнки иң мөһиме – сәламәтлек бит. – Өлкәннәр быелгы эпидемиологик чорда да авырмаслар дип ышанабыз, – дигән өметен белдерде Гүзәл Әхмәтҗанова. Ул шул көннәрдә учреждениедә булып китте.
– Инфекция таралуын булдырмау максатыннан баш дәүләт табибы яңа карар чыгарды: билгеле бер оешмаларда чикләү чаралары кертелә. Иң беренче чиратта ул ябык социаль учреждениеләргә кагыла, безнең районда болар – өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты, интернат-мәктәп һәм район үзәк хастаханәсе. Әлеге объектларда аерым чикләүләр кертелә: медицина оешмаларында һәм профильле социаль учреждениеләрдә стационар дәва алучы кешеләр янына туганнарының килүе тыела, әлеге чикләү каты авыручыларны караучыларга кагылмый. Интернат-йортка килүчеләр дә кертелмәячәк, чөнки биредә өлкәннәргә тәрбия күрсәтүче хезмәткәрләр бар. Роспотребнадзорның территориаль бүлеге начальнигы билгеләп үткәнчә, без элеккеге ковидка каршы чараларга кире әйләнеп кайтабыз, дияргә була.
– Медицина, шулай ук балалар һәм өлкәннәр тәүлек әйләнәсе була торган учреждениеләрдә персонал һәм бирегә килүчеләр өчен мәҗбүри битлек режимы кертелә, аларда көненә ике тапкыр термометрия үткәреләчәк, барлык предприятиеләрдә дә дезинфекцияләү режимы гамәлдә булачак, – диде Гүзәл Әмировна.
– Грипп һәм ОРВИ аркасында төркемнәрдә һәм сыйныфларда балаларның 20 проценты яисә аннан да артыграгы булмаса, мәгариф учреждениеләре үз эшчәнлекләрен туктатып торачак.
Дуңгыз гриппы илебезнең 85 төбәгендә теркәлгән. Әгәр дә тән температурагыз санаулы сәгатьләр эчендә 39 градустан да югарыракка күтәрелә икән, бу дуңгыз гриппы түгелме икән дип уйланыгыз. Үздәвалану белән шөгыльләнмәгез, чөнки грипп өзлегүләр китереп чыгаруы белән куркыныч.
Фотосурәттә:
Гүзәл Әхмәтҗанова Людмила Зацепинага чикләүләргә кагылышлы карар буенча аңлатмалар бирә.