Хыялы чынга ашкан, әмма үзе күзаллаганча түгел, аңа туган шәһәренә өлкән яшьтәге әнисен карарга кайтырга туры килгән. Шулай да ул: “Һәрчак Нурлатка кайтырга хыяллана идем, һәм кайттым да!” – ди. Валентина Шибаева Нурлатка тәҗрибәле табиб булып кайта. Шәһәрнең 3нче мәктәбен уңышлы тәмамлый һәм, мәктәптә белем алгандагы кебек үк, бер авырлыксыз Чабаксар медицина институтына укырга керә. Гаилә тормышыннан да уңа, кияүгә чыга, тормыш иптәше дә табиб, ике ул тәрбияләп үстерәләр. Уллары әтиәниләре эзеннән китми, әмма Валентина Федоровна һәм Сергей Вячеславович аларның карарын хуплап кабул итәләр – яхшы инженерлар һәрвакыт кирәк, диләр алар. Гаиләсе Чабаксарда калса да, Валентина Федоровна тормыш иптәше һәм балаларының теләктәшлеген һәрвакыт тоя, ялларда, бәйрәмнәрдә алар Нурлатта еш булалар. Табиб Валентина Шибаева Нурлатка 2020 елның февралендә күченеп кайта. Әлбәттә, яшәү урынын үзгәртсә дә, яраткан һөнәреннән аерыла алмый, шуңа күрә Нурлат районы үзәк хастаханәсенә килә. Биредә ярдәмчел, ачык күңелле, зур белемле һөнәрмәнне җылы кабул итәләр, бу вакытка Валентина Федоровнаның Чаб аксар р еспублика хастаханәсендә күпьеллык хезмәт тәҗрибәсе була инде. Ул ел җиңелләрдән булмый. Ковид Нурлатка да килеп җиткән 2020 елның мартын кем генә онытыр икән. – Ул вакытта хастаханәгә яшь табиблар – Самара, Ульян, Казан медицина югары уку йортлары чыгарылышлары да кайтты. Без район хастаханәсенең тату коллективына кушылдык һәм бергәләп яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәштек. Район хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре алдына зур бурыч куелды, һәм без аны уңышлы башкарып чыктык, – ди Валентина Шибаева. Киләсе 2021 ел да Валентина Федоровна өчен гадәти булмый. Июньдә Нурлат районы үзәк хастаханәсе поликлиникасында Анжела Вавилова исемендәге фондның “Татнефть” хәйрия фондының грантлар бәйгесендә җиңүе ярдәмендә паллиатив кабинет ачыла. Хәзер Валентина Федоровна үз участогында эшләү белән бергә, аерым, шул ук вакытта рухи ярдәм дә таләп ителгән авыруларны да кабул итә башлый. Онкодиспансерда укып кайта, паллиатив ярдәм күрсәтү нигезләрен үзләштерә. – Паллиатив ярдәм каты авыручы пациентларның тормыш сыйфатын яхшыртудан гыйбарәт, – дип сөйли ул үз эшчәнлегендәге яңа юнәлеш турында. – Бу рухи, социаль, техник ярдәм дә, мисал өчен, каты авыручы, яман шеш авыруы булган кешеләрне өйләрендә сулау аппаратлары белән тәэмин итү. Валентина Федоровна мондый ярдәмне бик ихтыяҗлы дип саный, чөнки онкология авырулы кешеләрнең саны арта бара, һәм аларның тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итәргә кирәк. Паллиатив ярдәм кабинеты ел ярым эшли инде. – Кабинет грант ярдәмендә ачылды, ә җиһазланышы республика Сәламәтлек саклау министрлыгы линиясе буенча дәүләт ярдәме белән тормышка ашырыла. Без пациентларыбызның сызлануларын киметәбез, сулыш алу кыен булган каты авыручыларны кислород концентратлары белән тәэмин итәбез, – ди табиб. Валентина Федоровна Әфганстан сугышын узган һәм сулыш алу белән проблемалары булган бер пациентка ярдәм юллары эзләүләрен искә алып узды. Аңа аппарат бик кирәк була. – Паллиатив кабинет ачылгач, берьюлы шундый өч аппарат кайтты, безнең өчен бу бик зур шатлык булды, – дип сөйләде бу хакта Валентина Федоровна, сөенечен яшермичә. – Хәзер мондый аппаратлар җитәрлек, расходниклар гына кирәк, алар да кайтып тора. Табибка әнә шулай тормышлары ачы сызлану белән бәйле пациентларны кабул итәргә туры килә. Бу эшне ул чын күңелдән башкара һәм авыруларның якыннарына да рухи ярдәм күрсәтергә ашыга. – Валентина Федоровна зур тәҗрибәгә ия булудан тыш, кеше хәленә керә белүче, игелекле, сабыр табиб та, – ди Нурлат районы үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Сәгъдиев. – Күп еллар үзенчәлекле игътибар таләп ителүче пациентларның аерым контингенты белән эшләве, ихласлылыгы да зур роль уйный. Валентина Федоровна белән без үз участогындагы авыруларны кабул итеп бетергәч әңгәмә кордык. Шулай да озак сөйләшеп тору өчен вакыт тыгыз булып чыкты: санаулы минутлардан соң ул үзен өйдә көтеп торучы авырулар янына чыгып китәргә тиеш, аларга авыртуларын басарга ярдәм итәчәк. Өенә ул караңгы төшкәч кенә кайтачак. Биредә аны пациентлары кебек үк ярдәмгә мохтаҗ әнисе көтеп тора. – Әмма елап утырмыйк әле, – дип Валентина Федоровна шәхси тормышы турында сөйләшүебезне өзәргә ашыкты. Көне-төне каты авыруга дучар булганнарны караучы кешеләргә юату сүзләре табучы табиб үзе дә бүген аңлауга һәм рухи ярдәмгә мохтаҗ. Һәм ул теләктәшлекне тирәяктагылардан да таба. – Беләсезме, безнең коллективыбыз бик яхшы! – әлеге кыска сүзләргә бик зур мәгънә салынган: хәлгә керә белү дә, ярдәм күрсәтү, терәк булу да... Һәм ул әле язны көтеп ала! Бу ул үзенең шөгыле турында сөйли башлагач аңлашылды. Һәм шул ук минутта аның арган йөзе язылып китте, күзләрендә елмаю очкыннары балкыды. – Әнием бакчасында розалар үстерәм мин. Һәм инде бүгеннән бакчамны сагынам. Тизрәк яз җитсен иде, – дип уртаклашты ул. Валентина Федоровна үзен һәвәскәр бакчачы дип саный, әмма әлеге гүзәл чәчәкләрне үстерү буенча бераз тәҗрибә тупларга өлгергән инде. Район газетасын да яратуын әйтте, матур хәбәрләр җиткереп торуы өчен, ди. Хәзерге вакытта массакүләм мәгълүмат чараларында нәкъ менә шундый яңалыклар азрак бит. ...Табиб – үзенчәлекле холыкка ия кеше. Чөнки, борынгы грек философы әйтүенчә, бары тик өч һөнәр генә Аллаһтан бирелгән. Табиб – шул өч һөнәрнең берсе. Димәк, Валентина Шибаеваның һөнәре язмышына язылган булган