Сабит һәм Фәнүзә Миннехановалар яши торган Ватутин урамы аеруча җанлы – шикәрчеләр микрорайоны халкы шәһәр үзәгенә нәкъ менә биредән үтеп йөрергә күнеккән.
Җәй буе төрле төсләргә күмелеп утырган йорт та һәркемнең игътибарын җәлеп итә: күпләр чәчәк түтәлләре янында фотога төшә, ә хуҗалар күрмәсә, өзеп китүчеләр дә юк түгел икән.
Чөнки йорт каршындагы участокта гына да 48 төрле чәчәк үсә бит. Аларның һәркайсына Миңнехановларның күңел җылысы, тырышлыгы салынган. Шулай булмаса, иртә яздан кара көзгә кадәр биредә тирә-якка чәчәкләрдән хуш ис таралып утырмас та иде. Миләүшәләр, лалә чәчәкләре, нәркис, люпин, ирислар таҗларын коярга да өлгерми, пион, лилия, дәлияләр чәчәккә бөреләнә эшшольция, роза, бәрхет гөлләр, петуния кебекләре җәй буе күзләрне иркәли.
- Петуния орлыкларын февраль аенда ук чәчә башлыйм, - диде Фәнүзә Әсгатовна, аны үстерү буенча күпьеллык тәҗрибәсе белән уртаклашып. - Ул бик нәзберек, авыр китә. Хәзер мин теш чистарта торган таякчыуны суга манып алам да, шуның белән петуния орлыкларын берәм-берәм эләктереп туфракка тезеп чыгам. Өстен күммим, бары тишелеп чыкканчы ябып кына куям. Гадәттә, өсте ябыла торган пластик савытлар, мәсәлән, торт тартмалары кулланам.
Чәчәк үсентеләре бераз ныгыгач, хуҗабикә аларны теплицага утырта. Гомумән, Миннехановлар хәтта берьеллык чәчәкләрне дә башта теплицага утыртырга күнеккән. Соңрак урамда һәм бакчада бергәләп чәчәк композицияләре ясыйлар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ел саен алар төрле-төрле була, чөнки гаиләнең чәчәкләр хәзинәсе елдан-ел яңара һәм тулылана бара.
- Күбесенең исемнәрен дә белеп бетермибез, - диде Сабит Минсалихович. - Кая гына барса да, үзләренә ошаган чәчәкләрнең орлыкларын җыймыйча калмыйбыз. Менә Чехов шәһәренә – санаторийга, Саратовка баян алырга баргач та матурдан-матур чәчәк орлыклары алып кайттык, алары – икенче елга.
Сабит Миннехановның чәчәкләргә мәхәббәте балачактан ук килә. Хәер, иҗат кешесенең күңеле (ул танылган җырчы һәм композитор – ред.), һәр җирдә матурлык күрә, аңардан илһам ала торгандыр, мөгаен. Аның сүзләренә караганда, эштән кайткач, бөтен чәчәкләрне барлап, алар белән сөйләшеп чыкмыйча кайтмый, өйгә дә керми икән.
- Чәчәкләр яратуым әниемнән минем, - диде ул. – Үземне белгәннән бирле, әни төрле-төрле чәчәкләр, яран гөлләре үстерә иде. Кызганычка каршы, үзе авырый башлагач, киткәч, гөлләре башкаларны тыңлаудан туктады, әни якты дөньядан киткәннән соң исә, гомумән дә корып беттеләр. Юкса, без дә шулай ук тәрбияләп, суын сибеп карап торсак та, су сибә идек…
Сүз уңаеннан, Сабит Минсалих улы хәзерге вакытта кадерле кешесе истәлегенә Рауза Хафизованың «Гөлләремдә әни төсе» шигыренә көй язу өстендә эшли икән. Тиздән, урамнарына тагын да матуррак матурлык биреп, Миннехановлар йорты янында корылма да барлыкка киләчәк-гаилә ташландык коенны төзекләндерү белән мәшгуль.
-Бу кое 70 нче еллар ахырында казылган иде. Су үткәргече сузылганнан соң, онытылган, вакыт үткән саен, боҗрасы җир белән тигезләшкән, чүп – чар тулган, - дип сөйләде Сабит Миңнеханов. – Без бу урамга 2008 елда күчеп килдек. Шул вакыттан бирле коега карап җаным әрни иде, бабайның: “Коены беркайчан да ябарга ярамый, ахыры яман була”,- дип әйткән сүзләре дә күңелне тырнап торды. Шул рәвешле, тирә-күршеләр ярдәме белән узган ел без аны чистарттык. Коедан торгызуда «Тимерьюлчылар» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Александр Петрович Собольков зур ярдәм күрсәтә. Аның тырышлыгы белән кое территориясен тотып алу өчен койма кайтарттык, күршеләребез Мальцевлар, туганнар, дуслар да төзелеш материаллары белән ярдәм иттеләр. Үз акчабызга өстәмә бер боҗра куйдык. Алга таба өстен ябып, җиһазлап бетерергә исәплибез.
Димәк, тиздән Ватутин урамы аша үтүчеләр Миннехановлар өйалдындагы матурлык белән хозурланып кына калмыйча, кое суы яраклы дип табылса, биредә сусауларын да баса алачаклар. Ә хуҗалар үз куллары белән тудырылган чәчәк утраучыгын фотога төшереп, район башкарма комитеты үткәрә торган «Нурлат районы территориясен иң яхшы бизәү» конкурсына да юллаганнар. 7 номинациядә көч сынашучы нурлатлыларга көчле көндәш алар.