Нурлат шәһәренең «Буровик» спорт комплексында гаилә командалары арасында «ГТО» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале узды.
Катнашучылар төрле дисциплиналарда ярышты, шул исәптән тартылу, гәүдәне күтәрү, аска бөгелү, урыннан озынлыкка сикерү, йөгерү һәм пневматик винтовкадан ату.
Ярышларда төрле яшьтәге балалы гаиләләр, шулай ук ата-аналар, әиләр һәм бабайлар катнашты. Һәр команда үзенең көчен, җитезлеген һәм бердәмлеген күрсәтте.
Ярыш йомгаклары буенча беренче урынны «БДД» ДБУ вәкиле Киричоклар гаиләсе алды. Икенче урынны Г.Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбеннән Җәләловлар гаиләсе алды. Өченче урында - “Ледок" хоккей буенча спорт мәктәбеннән чыгыш ясаган Фадеевлар гаиләсе вәкилләре.
Барлык катнашучыларга да грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Фестиваль нәтиҗәләре «ГТО» ВФСК гомуми исәбенә кертелде. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм катнашулары өчен барыгызга да рәхмәт белдерәбез!
Чара 2025 елда тәмамланган «Демография» илкүләм проектына алмашка килгән «Физик культура һәм спорт үсеше» дәүләт программасы максатларына һәм бурычларына туры килә.