Татарстанда бизнеска һәм булачак эшмәкәрләргә ярдәм итү максатында Бердәм контакт-үзәк эшли башлады

2025 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә дәүләт ярдәме чаралары, шулай ук салым режимнары, эшчәнлек төренә туры китереп оптималь ОКВЭД сайлау мәсьәләләре буенча үзәк тарафыннан эшмәкәрләрдән, үзмәшгульләрдән һәм физик затлардан килгән 1 меңләп мөрәҗәгать каралган инде.

Матбугат конференциясендә Бердәм контакт-үзәк белгечләре консультация биргән мәсьәләләр һәм бизнеска ярдәм итүнең алга киткән инфраструктурасы турында Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова сөйләде.

Спикер билгеләп үткәнчә, тест режимында Бердәм контакт-үзәк 21 февральдә оператив штаб утырышы һәм Министрлык коллегиясе кысаларында эшли башлаган.

Бүгенге көндә үзәк тарафыннан эшмәкәрләрдән, үзмәшгульләрдән һәм физик затлардан дәүләт ярдәме чаралары, шулай ук салым режимнары, эшчәнлек төренә туры китереп оптималь ОКВЭД сайлау мәсьәләләре буенча 1 меңләп мөрәҗәгать каралган.

Кайнар линиядән тыш( 8 (843) 524-90-90) гомуми инфраструктурага бизнес белән онлайн да, офлайн-фрорматларда да хезмәттәшлек итүнең башка каналлары берләштерелгән. Эшмәкәрлекне яклау фонды сайты дәүләт ярдәме чаралары турында тулы һәм оператив мәгълүмат алу өчен бердәм “керү ноктасы" булып тора. Сайтта һәм «Телеграм» һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләрендә чат-ботлар эшли, анда интерактив рәвештә кызыксындырган мәгълүматны ачыкларга мөмкин. Шулай ук профессиональ консультация һәм ярдәмне эшмәкәр Йортында алырга мөмкин.

"Бүген бизнес үсешкә үз чыгымнарын киметү мөмкинлекләрен эзли, һәм, димәк, эшмәкәрләрнең республикада мөмкин булган дәүләт ярдәме турында, шул исәптән „нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад“ илкүләм проекты кысаларында, оператив мәгълүмат алуга ихтыяҗ туа. Безгә бизнес өчен сервисларны һәм хезмәт күрсәтүләрне сыйфатлы яхшырту исәбенә эшмәкәрләр белән үз вакытында һәм уңайлы хезмәттәшлекне тәэмин итү, гамәлгә ашырыла торган чараларның нәтиҗәлелеге һәм үтемлелеге турында даими рәвештә кире элемтә алу мөһим», — дип ассызыклады спикер.

Бизнес уңайлылыгы өчен эшмәкәрлеккә ярдәм фонды сайты яңартылды. Ул эргономиканың заманча принципларына туры килә-интерфейс һәм кулланучылар сценарийлары яңартылган. Сайтка ярдәмнең төре, күләме һәм шартлары, максатчан төркемнәре буенча уңайлы фильтрацияле, шулай ук кирәкле документлар һәм гариза бирү ысуллары турында тулы мәгълүматлы ярдәм чаралары навигаторы кертелгән. Наталья Кондратова билгеләп үткәнчә, әлеге функционал һәм ярдәм чаралары җыелмасы даими нигездә тулыланачак һәм актуальләшәчәк.

Сайтта бизнес өчен узган һәм актуаль чаралар һәм вакыйгалар исемлеген үз эченә алган «эшкуар календаре» төзелгән, анда эшкуарлар республика бизнес-бергәлеге тормышы белән таныша һәм кызыксындырган очрашуларда катнашуга онлайн заявка калдыра ала. Спикер СВО ветераннарын эшкуарлык эшчәнлегенә өйрәтү буенча күптән түгел узган программаны мисал итеп китерде.

15-16 март көннәрендә Министрлык эшмәкәрлекне яклау фонды һәм “Ватанны саклаучылар" дәүләт фонды белән берлектә махсус хәрби операция ветераннарын һәм аларның гаилә әгъзаларын эшмәкәрлеккә өйрәтү программасын гамәлгә ашырды. Ул тыңлаучыларда проект идеясен, бизнес-планны эшләү, проект командасын төзү, проектны гамәлгә ашыру өчен чыганакларны финанслауны эзләү һәм тормышка ашыру өчен кирәкле компетенцияләрне формалаштыруга һәм үстерүгә юнәлдерелгән. Бу инде программаның икенче агымы. 2024 елның декабрендә гамәлгә ашырылган беренче агым кысаларында 25 СВО ветераны укыды, шуларның 6сы КУЭ субъекты булды һәм үз эшен башлап җибәрде.

Агымдагы елда 21 кеше барып укуды һәм 84 онлайн катнашты.

Моннан тыш, сайтта яңалыклар блогы һәм төбәк территориясендә ярдәм чараларыннан файдаланган уңышлы эшмәкәрләрнең кейсларын сайлап алу мөмкинлеге бар. Ресурста башка файдалы мәгълүмат та урнаштырылган — республикада КУЭны үстерүнең гамәлдәге программасы, бизнеска ярдәм итү инфраструктурасы, шул исәптән сәнәгать парклары турында белешмәләр, илнең инвестиция картасына турыдан-туры керү мөмкинлеге тәэмин ителгән.

Спикер сүзләренчә, Бердәм контакт-үзәк - барлык бизнес-процессларны тизләтү коралы. Ул төбәктә гамәлдә булган финанс һәм финанслы булмаган ярдәм чараларын эшмәкәрләрдән «клик» ераклыгында туплау белән уңайлы. Бу заманча карар, ул дәүләт органнары белән «бердәм тәрәзә» аша эшлекле коммуникация алып барырга мөмкинлек бирә, бу бизнесны киңәйтүгә игътибарны туплау өчен вакыт чыгымнарын оптимальләштерергә ярдәм итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International