Иртә яздан бакчада нәркисләр һәм лалә чәчәкләре чәчәк ата, аларны аларны җәйге чәчәкләр алыштыра, моннан тыш, яраткан портулаклары да үзенең купшы төсе белән сөендерә.
Чәчәкләр бакчасы ел әйләнәсе әнә шулай күз явын алырлык була аның. Өйләре авыл үзәгендә, мәктәп янында гына, шул тирәдән узып йөрүчеләрнең һәркайсы аның чәчәкләр патшалыгына карап соклануын белдерми калмый. Орлыклары, суганчалары да бөтен авылга тарала. Кашкарыйларны теплицага һәркемгә җитәрлек итеп көздән үк күпләп чәчеп калдыра да, язын аларны бик теләп өләшә.
- Мин балачактан чәчәкләр, табигатьне яратам. Туган ягым Югары Нурлатта укыганда ук, әтием теплица ясап биргән иде, шунда яшелчәләр үстерә идем. Бу мавыгуымны Бикүлегә килен булып төшкәч тә дәвам иттердем. Еллар үткән саен кызыксынуым арта гына бара. Чәчәкләрнең тагы да яңа төрләрен үстереп карыйсы килә. Мәсәлән, нишләптер, клематислар үсми миндә, розалар да начар кышлый. Акрынлап аларны үстерү серләрен өйрәнәм, - ди Фәнүзә Фәтхулла кызы.
Чәчәкләрнең яңа сортларын ул Интернет аша яздырып ала яки танышларыннан ала. Аларны аеруча яратып, бар күңелен биреп үстерә. Шуңа да, мөгаен, алар үзләренең купшы чәчәкләре белән сөендерәләр.
- Кайчагында эштән арып кайтып керәсең. Һәм бакчада гөрләп үскән чәчәкләргә карап кәефләр күтәрелеп китә. Шулкадәр яратып үстерәм мин аларны, - ди бакчачы. - Минем өйдә дә гөлләрем күп.
Чәчәкләр яраткангадыр, күрәсең, кызларына да исемнәрнең гөл белән бәйлеләрен сайлаган- Гөлинә һәм Гөлназ. Өстәвенә, Фәнүзә Сәлахова зур тәҗрибә туплаган бакчачы гына түгел, оста тегүче дә икән.
- Фәнүзә апаның белмәгән бер эше дә юк. Ул аш-су булсынмы, бакчадамы, я булмаса сәламәтлек буенчамы, һәр нәрсәгә кагылышлы төпле киңәш бирә ала ул. Шуңа күрә авылдашлар теге яки бу киңәш кирәк булганда, аңа мөрәҗәгать итә, - ди авыл җирлеге башлыгы Алсу Шакирова.
Авылдашлары сүзләренә караганда, Салаховлар гаиләсе уңганлыкта бер-берсенә бик пар килгәннәр. Тормыш иптәше Рөстәм абыйның да кулыннан килмәгән эше юк - тимергә дә җан өрә, таш һәм агач эшен дә яхшы белә. Ишегалдындагы беседка һәм теплицаларны да үзе ясап куйган. Уңган хуҗаларның өйләре дә ерактан үзенә чакырып, төзеклеге белән бөтен урамга ямь биреп тора. Алга таба урам якта өй алдында да чәчәкләр үстерергә хыялланалар әле. Чәчәкләр һәркемгә кәеф бүләк итәрлек булсын.