Рөстәм Миңнехановның районга эш визиты «Нурлат сөте» хуҗалыгының арпа басуында механизаторлар, авыл җирлекләре башлыклары, инвесторлар, хуҗалыклар җитәкчеләре белән очрашудан башланды. Биредә үк җирле җитештерүчеләр күргәзмәсе оештырылган иде.
Быел «Нурлат сөте» хуҗалыгында 5700 гектарга якын бөртек, шулай ук 1 мең гектарга якын көнбагыш җыеп аласы бар. Кырларда 10 бөртек суктыру комбайны эшли, тагын шул кадәр үк техника иген ташуда җәлеп ителгән. Барлык техника да механизаторлар белән комплектланган. Рөстәм Миңнеханов урып-җыюда эшләүче комбайнчылар белән аралашты, хезмәт шартлары белән кызыксынды.
«Хәзер иң киеренке чор. Техника ватылмасын, ягулык та, запчастьләр дә булсын иде. Узган ел бик авыр булды. Быел азык та әйбәт, уңыш та яхшы. Имин эшләр сезгә", - дип мөрәҗәгать итте республика башлыгы аларга.
Тулаем алганда, Нурлат районында урып-җыю кампаниясенең барышы турында Президентка Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин сөйләде.
"Районда бөртекле культуралар мәйданы 40 мең гектар тәшкил итә, шуның 15 мең гектары – көзге культуралар. Бүгенге көндә 2700 гектар җир җыеп алынган. Кырларда 105 комбайн эшли, 61 – район комбайннары, 44 – җәлеп ителгән», – дип билгеләп үтте район башлыгы.
Алмаз Сәлимович шулай ук Нурлат районында шәхси ярдәмче хуҗалыкларны, кече хуҗалык рәвешләрен үстерү турында да җентекләп сөйләде. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар саны 12 меңнән артык. Авылларда яшәүчеләр дәүләт ярдәме чараларыннан актив файдалана, быел республика программасы кысаларында тагын 12 мини-ферма төзелде. Авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә сыер саву аппаратлары да бирелә.
Республика Президенты терлекчелеккә, терлекләрнең баш санын арттыруга игътибар итәргә кирәклеген билгеләп үтте. Ул үзара салым, үзмәшгульлек программасы буенча нурлатлыларның актив эшен югары бәяләде.