73нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге хезмәткәрләре 17нче февральдә күзәтү объектларына чыгып вагон-йортларның янгынга каршы торышын тикшерде.
Рейд барышында «Энергосила» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең оешмасы янында урнашкан вагон-йортларның һәм капиталь булмаган объектларның янгынга каршы торышын тәэмин итү буенча янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү тикшерелде, дип хәбәр итте 73 ПСЧ инспекторы Ринат Бадыйгин.