«Татарстанда - кыш» республика проекты кысаларында Җирлекара үзәк китапханә хезмәткәрләре яшь нурлатлылар өчен «Күңелле кышкы уеннар» дип исемләнгән актив бәйрәм оештырдылар.
«Гаилә» скверында узган чара саф һавада күңел ачарга әзер балаларны җыйды. Китапханәчеләр, китапларын спорт җиһазларына алыштырып, балалар өчен кышкы күңелле эстафеталар һәм команда уеннары әзерләгән.
Яшь катнашучылар, җитезлек, тизлек һәм команда рухы күрсәтеп, тәкъдим ителгән актив ярышка дәртләнеп кушылды. Сквер балаларның шат авазы белән тулды, ә салкын көн бөтен кешенең шатлыгыннан чын-чынлап җылынды.
"Без балалар өчен мондый җанлы, хәрәкәтчән очрашуларның никадәр мөһим булуын күрәбез. Бу каникулларны актив үткәрү, уңай хис-кичерешләр белән тулылану һәм аралашу өчен менә дигән ысул. Балаларга шундый җылы һәм тату көн бүләк итә алуыбызга шатмын", - диделәр оештыручылар.
«Күңелле кышкы уеннар» район территориясендә уңышлы тормышка ашырыла торган «Татарстанда – кыш» проекты чаралары арасында тагын бер якты вакыйга булды, балаларның каникулларда ялын төрле һәм истә калырлык итте.