Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе 2026 елның 12 гыйнварына һава торышының бозылуы турында хәбәр итә.
ТР Гидрометүзәге мәгълүматларына караганда, төнлә урыны белән томан һәм бераз кар явуы ихтимал, ә көндез көчле кар, буран һәм кар көртләре көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан, көндез 14 м/с ка кадәр җитәчәк.
Төнлә терекөмеш баганасы -14°C ка кадәр төшәчәк, көндез температура -9 ..-4 градус булачак.