Биляр-Озеро авылындагы урта мәктәптә капиталь ремонт дәвам итә.
Хәзерге вакытта подрядчы монтаж эшләрен алып бара. «Капиталь ремонт кече нефть компаниясе ярдәме белән алып барыла, бу максаттан 27 миллион сум акча бүлеп бирелде», – диде Биляр-Озеро авыл җирлеге башлыгы Ирек Шәрәфетдинов.
Хәзерге вакытта мәктәптә демонтаж эшләре бара. Идәннәр, ишекләр, тәрәзәләр, җылылык һәм су белән тәэмин итү системалары, түбә, фасад – болар барысы да яңа булачак. «Әлегә балалар Гайтән мәктәбендә укый» - диде җирлек башлыгы.
Мәктәп укучыларын күрше авылга автобус алып бара, ул аларны дәресләрдән соң кире алып кайта. Биляр-Озеро мәктәбе укучылары өчен яңа уку елы яңартылган белем бирү учреждениесе стеналарында башланыр дип өметләнәләр биредә.