Ул 1 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Бу чорда төрле чаралар, шул исәптән 4 октябрьдә билгеләп үтелә торган Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы көненә багышланган чаралар узачак. Ә 6 октябрьдә районда «Россия Федерациясе территориясендә гражданнар оборонасын оештыру һәм алып бару» штаб тренировкасы узачак.
"Тренировкага гражданнар оборонасы штабы, эвакуация комиссиясе, районның коткару һәм башка хезмәтләре җәлеп ителә», – диде ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ГО өлкәсендә вәкаләтләрне тормышка ашыру бүлегенең район буенча әйдәп баручы консультанты Фәридә Борһанова.
Гражданнар оборонасы буенча тренировка иртәнге 6.00 сәгатьтә башлана һәм өйрәнү сигналын җирле үзидарә органнарына, әлеге чарага җәлеп ителә торган оешмаларга җиткерүдән башлана. Мәгълүмат җыюны тәэмин итә торган үзара хезмәттәшлек төркемен җәелдерү, чараларның үтәлешен анализлау, шулай ук гражданнар оборонасының «Игътибар - һәркемгә» электр сиреналары – сигналын эшләтеп җибәрү белән элемтә һәм хәбәр итү системаларының әзерлеген тикшерү планлаштырыла.
Күнегүләр кич 18.00 сәгатьтә тәмамланачак