Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Елаур авылы чиркәвендә булды

2021 елның 2 октябре, шимбә

Бүген, 2 октябрь көнне, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл эшлекле сәфәре барышында Елаур авылы чиркәвендә булды, анда гыйбадәтне җитәкләде.

Тантаналы гыйбадәткә әлеге авыл халкы гына түгел, ә якын-тирә авыллардан һәм Нурлат шәһәреннән дә кунаклар җыелды. Анда шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова, Югары Суд судьясы, ТР атказанган юристы, Елаур авылында туган Александр Огонев, Нурлат шәһәре Советы Рәисе урынбасары Владимир Кашкаров һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International