ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Кичә “Гармония” КЦСОНы социаль хезмәткәрләре үз карамакларындагылар белән “Ягез әле, әниләр” күңел ачу-уен чарасы үткәрделәр.

Быел 20нче тапкыр билгеләп үтелүче Әниләр көне алдыннан районның хатын-кызлар советы әгъзалары “Заманча гаилә: традицияләр, бүгенге көн һәм киләчәк” дип аталган темага түгәрәк өстәл үткәрделәр.


20
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген хәрби комиссариатта район чакрылыш комиссиясенең чираттагы утырышы үтте, анда 17 егеткә карата карарлар кабул ителде. Комиссия әгъзалары аларны хәрби хезмәткә алу яки отсрочка бирү турында карар кабул иттеләр.

Бүген Казанда ТАССРның Югары Советы беренче чакырылышының 80 еллыгына багышланган республика җәмәгатьчелеге җыелышы үте. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Катнашучылар арасында Нурлат районыннан район башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәм “ТНП-Зүзәйнефть” генераль директоры Шамил Яһудин бар иде.

Яшьләр ассамблеясенең Нурлат вәкиллеге активистлары төбәкара форумда катнашып, яңа белемнәр һәм эмоцияләр алып кайттылар. “Халыклр дуслыгы – безнең байлыгыбыз” төбәк форумы Казанда өч көн буенча дәвам итте.

Киләсе елда тупланма пенсияне өстәмә финанслау программасы аңа 2009 елда кушылганнар өчен тәмамланачак.

Бүген, 20 ноябрьдә, Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көненә багышлап Нурлатта гражданнарны кабул итү үтте.

Бу атнада “Спорт“ паркында подрядчы “Стройдорсервис“ оешмасы кече архитектур формалар - тренажерлар һәм инвентарьлар урнаштырды. 


19
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Әлмәт шәһәрендә 50 метрлы бассейн белән “Мирас” спорт-сәламәтләндерү комплексы ачылды. Аны тантанлы ачу чарасында район башлыгы Алмаз Әхмәтшин катнашты.

Пенсия фондының җирле идарәсеннән хәбәр итүләренчә, ноябрьдә пенсия билгеләү артыннан 69 нурлатлы мөрәҗәгать иткән. Бүгенге көндә районда яшәүче 17 мең кеше лаеклы ялда исәпләнә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International