Мәктәп укучылары, волонтерлар, ЮИД әгъзалары, ЮХИДИ хезмәткәрләре, район үзәк хастаханәсе, янгын часте вәкилләре шәһәрнең 1нче мәктәбе базасында әлеге көнгә багышланган чарага җыелдылар.
Ел саен 20 ноябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә Балаларга бердәм хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак. Нурлатта да мондый чара Шәһәр мәдәният сараенда 10.00 сәгатьтә узачак.
Бүген Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин Әлмәт шәһәренең “Нефтьче” Мәдәният йортында конструктив һәм икеяклы хезмәттәшлек темасына багшылап үткәрелгән түгәрәк өстәл эшендә катнашты.
Ярышлар Яшел Үзән районының Васильево шәәр тибындагы поселогында узган. Анда Нурлат самбочылары да уңышл чыгыш ясаган.
Бельгия продюсеры Пьер Пирард “Нурлат ТВ”га һәнәри бәйрәмнәре – Бөтендөнья телевидениесе көне алдыннан әнә шундый теләген юллады.
Зифа Сәгъдиева кул астында шөгыльләнүче кызлар Мәскәүдә нәфис гимнастика буенча үткән “Көзге карнавал” ачык турнирында катнаштылар. Анда Эмилия Сәгъдиева белән Милана Тямаева беренче урыннарны яулаганнар.
Бүген , 19 ноябрьдә, Нурлат районы ЮХИДИе хезмәткәрләре ЮИД отряды һәм 9нчы мәктәп укучылары белән берлектә Юл-транспорт чараларында һәлак булучылар истәлегенә чаралар үткәрделәр.
Әхмәт авыл җирлегендә сайлаучылар исемлегендә 216 кеше исәпләнә. Быел авыл халкы үзара салым акчаларын суүткәрү системасы ремонтына һәм урамнарны яктыртуга юнәлтмәкче.
Храмны изгеләндерү вазифасын идарә итүче архиерей, Чистай һәм Түбән Кама епископы Пармен башкарды. Авыл өчен изге булган әлеге чарада район башлыгы Алмаз Әхмәтшин катнашты.
Фома авыл җирлегендә сайлаучылар исемлегендә 563 кеше исәпләнә. Аларның күпчелеге көннең беренче яртысында тавыш биргән. Ә сайлау участогына килә алмаучыларның өйләренә мобиль бригада чыкты.