Нурлатт тупланма пенсияне өстәмә финанслау программасы популярлаша

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

Киләсе елда тупланма пенсияне өстәмә финанслау программасы аңа 2009 елда кушылганнар өчен тәмамланачак.

- Алар өстәмә иминият кертемнәрен бары тик 2018 елның 31 декабренә кадәр генә кертә алачак, - дип аңлатма бирделәр Пенсия фондының район идарәсендә. – Бар да иминиятләшкән затның иминият кертемнәрен беренче тапкыр кайчан түләвеннән тора. 2010 елда икән, программада 2019 ел азагына кадәр катнашу мөмкин һәм бу алдагы чорлар өчен дә шулай.

Билгеле булганча, өстәмә финанслау программасы 10 елга исәпләнгән. Анда катнашу булачак пенсияне дәүләт ярдме белән арттыру мөмкинлеге бирә. Мисал өчен, еллар дәвамында кимендә 2000 сумнан

алып 12000 сумга кадәр күләмдә өстәмә кертемнәр күчереп барганда, дәүләт аны икеләтә арттыра.

Программа гамәлгә кергәнне бирле аңа районның 3 меңнән артыграк кешесе кушылган. 2700 нурлатлы пенсия тупланмалары чараларыннан бер тапкыр бирелә торган түләүләрне алганнар инде. Кабат аның артыннан алар соңгы түләүне алганнан соң 5 ел узгач мөрәҗәгать итә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International