ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Нурлатның сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәп укучыларын тантаналы төстә бүләкләделәр. 

Бүген Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы Чыршы бәйрәмендә Нурлаттан 42 укучы катнаша.


24
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

23 декабрь көнне Г.Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе кикбоксчылары Димитровградта ачык Чемпионатта һәм шәһәр беренчелегендә катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайттылар.

22 декабрьдә Нурлатта яшәүче тыл хезмәтчәне Әнвәр Җиһаншин 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльмира Шагаева гомер бәйрәме белән котлап, район башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән бүләк тапшырды.

Бүген Елаурда яшәүче тыл хезмәтчәне Зинаида Николаевна Курочкина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны район башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов котлады.

Нурлат рйоны башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы итеп Муса Вилданов билгеләнде. Бу хакта шәһәр планеркасында бүген хәбәр иттеләр.

Бүген район активы белән планеркада район башлыгы Алмаз Әхмәтшин яңа җитәкчене тәкъдим итте. Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары итеп Руслан Шәмсетдинов билгеләнде.

Бүген чираттагы киңәшмә-планеркада район башлыгы Алмаз Әхмәтшин яңа җитәкчене тәкъдим итте. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасын хәзер Мария Стабровская җитәкләячәк.

Бүген район башлыгы Алмаз Әхмәтшин узып баручы елда соңгы тапкыр район активы белән планерка үткәрде. Анда көн кадагындагы мөһим мәсьәләләр каралды.

Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее игълан иткән традицион “Бүләк бирү көннәре” акциясе тәмамланырга ике генә көн калып бара. Бу юлы ул Яңа ел тематикасына багышлана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International