Бүген Нурлатның сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәп укучыларын тантаналы төстә бүләкләделәр. Марат Сәләхов белән Андрей Яцков “Без – Россия гражданнары” бәйгесендә җиңү ялуап, димпломнар һәм кыйммәтле бүләкләр алдылар. Аларга бүләкләрне район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов тапшырды. Биредә үк “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе бәйгесе призерлары да бүләкләнде.