Нурлат якташлар берлеге ТР прокуратурасы вәкилләре белән берлектә Яшел Үзән районының балалар йортына барып Яңа ел белән котлады. Кунаклар балаларга бүләкләр тапшырды. Чара концерт белән дәвам итте.
Шул көннәрдә “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә Халыкара инвалидлар көне уңаеннан игълан ителгән “Мин дөньяны ничек күрәм” бәйгесенең җиңүчеләре һәм призерларын бүләкләделәр.
Бүген “Нурлат-ТВ”ның төшерү төркеме Кыш бабай белән берлектә балаларга бүләкләр өләште.
Балалар юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау, балалар һәм үсмерләргә үз-үзләрен юлларда куркынычсыз тоту күнемәләре булдыру максатыннан 26 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр “Кышкы каникуллар” акциясе үтә.
Шул көннәрдә “Форпост” үзәге әгъзалары халыкка мәгълүмат бирү максатыннан “Алкогольне законсыз сату очраклары турында хәбәр ит” акциясе үткәрделәр.
Татарстан Республикасы БТИсының Нурлат филиалыколлективы кичә тәрбиягә бала алган Каримовлар гаиләсендә 11 баланы Яңа ел белән котлады.
Яңа ел алдыннан Нурлатта балалар һәм өлкәннәр өчен кызыклы программа әзерләнгән.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге белгече Венера Каняфина, районның селекция-нәсел службсы начальнигы Тәлгать Мөхәммәтшин һәм «Нурлат сөте” хуҗалыгы баш бухгалтеры Алсу Шәйхетдинова “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече” республика конкурсында җиңү яуладылар.
Бүген Нурлатта рйон башлыгы Алмаз Әхмәтшинның Чыршы бәйрәме узды. Анда 1230 бала чакырылган иде, аларның һәркайсы район башлыгы исеменнән бүләк алды.
Нурлатның яшь гимнасткалары ел тәмамланганда Мәскәүдә нәфис гимнастика буенча «Cristmas&Sport» ачык турнирында катнашып кайттылар. Зифа Сәгъдиева шәкертләре анда икешәр икенче һәм өченче урыннар алдылар. Аня Челышева һәм Эмилия Сәгъдиева ярышларның көмеш, Рената Королева белән Алия Закирова бронза призерлары булдылар.