Нурлатның яшь гимнасткалары ел тәмамланганда Мәскәүдә нәфис гимнастика буенча «Cristmas&Sport» ачык турнирында катнашып кайттылар. Зифа Сәгъдиева шәкертләре анда икешәр икенче һәм өченче урыннар алдылар. Аня Челышева һәм Эмилия Сәгъдиева ярышларның көмеш, Рената Королева белән Алия Закирова бронза призерлары булдылар.