ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2019 ел
якшәмбе

Кичә Бөгелмәдә “Зәйтүнә” төбәкара мөнәҗәтләр фестивале үтте. Анда Балалар сәнгать мәктәбе укучылары да да катнашты.

Нурлатның 3нче мәктәбендә Язгы игелек атналыгы башланып китте. Мәктәп коллективы бу көннәрдә “игелек кәрзине”нә ашамлыкларр җыя.


23
март, 2019 ел
шимбә

Нурлатлылар яз килү бәйрәме Нәүрузне төрле уеннар, җыр-биюләр белән билгеләп үттеләр. Халыклар дуслыгы йорты каршында оештырылган бәйрәмдә төрле милләт халыклары катнашты.

2нче мәктәптә озак еллар физик тәрбия һәм НВП дәресләре укыткан Нил Ханнанов истәлегенә волейбол ярышлары быел 8нче тапкыр үтте.

Бүген Иске Чаллыда Советлар Союзы Герое Николай Синдярков истәлегенә чаңгы ярышлары үтте. Ул районда чаңгы сезонына матур нокта куйды.

Нәүруз бәйрәме уңаеннан Халыклар дуслыгы йорты коллективы шикәрчеләр микрорайоында яшәүче балалар өчен төрле чаралар оештырды. Шундый чара “Кыңгырау” балалар бакчасында да үтте.

Габдулла Кариев исемендәге театрда 22-23 мартта “Иделкәем-Кариев варислары” тип аталган театр февстивале үтте. Анда Кизләү мәктәбенең “Чишмәкәй” театр коллективы да уңышлы чыгыш ясады.


22
март, 2019 ел
җомга

Бүген Г.Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерлдәр спорт мәктәбендә “Спортта чикләр юк” партия проекты кысаларында йөзү буенча район Беренчелеге үтте.

Бүген “Әкият” балалар бакчасына йөрүчеләр тәрбиячеләре һәм әти-әниләре белән берлектә 73нче Янгын-коткару частенә экскурсиягә бардылар.

Бүген Нурлат пенсионерлары компьютер белемнәре буенча «Компьютер Land: третий возраст -2019» район бәйгесендә катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International