Бүген нурлатлылар Россия Федерациясе Федераль җыены Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинга шәхси кабул итүгә килеп, үзләрен борчыган төрле сорауларга җаваплар ала алды.
“Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә төрле дәрәҗә депутатларның кабул итүләре даими рәвештә үткәрелеп тора. Аларда нурлатлылар үзләрен борчыган сорауларга ачыклык кертә, тиешле ярдәм чаралары ала. РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның чираттагы кабул итүе дә нурлатлыларның зур активлыгы белән узды, кабул итүгә 14 нурлатлы язылган иде.