“Нурлат-информ” журналистлары Маргарита Литта белән Лилия Мөбарәкшина «Гаилә тарихы битләреннән” интернет-конкурсы лауреатлары булдылар.
Нурлат гимназиясе укучысы Глеб Авдушкин “Мин Президент булсам” яшьләр проектлары Бөтенроссия конкурсында III дәрәҗә дипломга лаек булды.
Район башкарма комитеты янгын турында 250 данә хәбәр биргеч сатып алган.
Бүген бөек бәйрәм – Пасха билгеләп үтелә. Аны нурлатлылар зур бәйрәм итеп билгеләп үтә.
Электрон ветеринария сертификатлаштырылуы кертелү авыл хуҗалыгы продукциясенең җитештерелгәннән алып кибет киштәләренә килеп җиткәнчегә кадәрге юлын контрольдә тотарга ярдәм итә.
“Южная” агрофирмасында көнбагыш чәчәргә керештеләр.
Шул көннәрдә Халыклар дуслыгы йортында ”Нык гаилә” партия проекты кысаларында “Әни һәм мин – аерылмас дуслар” спорт чарасы узды.
Бүген Боз сараеның спорт мәйданчыгында шәһәр мәктәпләре укучылары арасында Социалистик Хезмәт Герое Шәриф Сәгыйрович Хафизов истәлегенә беренче мини-футбол турниры үтте.
Бүген Нурлатта “Урман утырту көне” акциясе уза. Аның кысаларында район һәм шәһәр башкарма комитетлары коллективлары, районның мәдәният хезмәткәрләре 800 төп агач һәм куак утырттылар.
Бүген нурлатлылар Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашалар. Ярминкәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карады. Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә нурлатлылар аңа “Мякиш” җәмгыятендә пешерелгән яңа сортлы “Нурлатский” икмәген тәкъдим иттеләр.