ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген үзара хезмәттәшлек программасы кысаларында Нурлат аграр техникумы студентлары өчен “Татспецтранспорт» ИКның Нурлат УТТсына экскурсия оештырылды.

Нурлат гимназиясе укучылары Глеб Авдушкин һәм Софья Борзова "Гимн России понятными словами" бәйгесенең "Мульт-объясняшки" номинациясендә җиңүче булдылар.

Нурлат районының корреспондент пункты җитәкчесе Флюра Морзаханова шул көннәрдә бәйгенең “Дан битләре” бүлеге контентын тәэмин итү буенча иң актив корреспондент пункты” номинациясендә җиңүче дипломы алды.

Бу пәнҗешәмбедә Нурлат “Авторадио”сының “Халык белергә тели” тапшыруы кунагы – Биләр телеүзәге җитәкчесе Косов Анатолий Александрович.


22
май, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Нурлатта район башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә төзелеш һәм капиталь ремонт мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте. Биредә объектларда эшләрнең барышы каралды.

17 майда Казанда “Без бергә” балалар иҗаты фестиваленең финалы үтте. Анда нурлатлылар да катнашты.

Кичә, 21 майда, район мәктәпләре укучылары “Казань-Экспо”да “посетитель” программасы буенча «Worldskills» стандартлары буенча 45нче илкүләм чемпионатны үткәрүгә әзерлек белән таныштылар.

Нурлат гимнасткалары уку елын гына түгел, ярышлар елын да яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлыйлар.

“Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге” республика мәдәни-мәгариф проектының иң актив катнашучылары дип табылган яшь нурлатлылар өчен бу атнаның сишәмбесе тәэсирләргә бай булды. Алар бөтен Татарстаннан килгән йөзләгән яшьтәшләре белән Казанда йомгаклау чараларында катнаштылар.

28 майда “Бердәм Россия”нең төбәк җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов кабул итү үткәрәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International