20 майда Бикүле мәктәбе укучылары Халыкара СПИД корбаннарын искә алу көненә багышлап үткәрелгән «СТОП ВИЧ/СПИД» акциясенә кушылдылар.
Бүген, 21 майда, ТР Мәдәният министрлыгында Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә җирле бүлекчәләр җитәкчеләре катнашында киңәшмә үтте. Анда Нурлат җирле бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Галәветдинова белән “Ак калфак”ның җирле бүлекчәсе җитәкчесе Фәүзия Мөхәммәтова да катнаштылар.
Бүген, 21 майда, “Камыр батыр” балалар бакчасы базасында экологик юнәлештәге педагогик идеяләр IX Бөтенроссия экофестивале үтте.
Бүген Егоркино мәктәбе базасында авыл мәктәпләре арасында мини-футбол буенча ярышларныд финал этабы узды. Анда Егоркино мәктәбе командасы җиңүче булды.
Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе республиканың барлык район һәм шәһәрләрендә дә территориаль комиссияләр әгъзалары өчен укуларны төгәлләде.
Бүген, 21 майда, Нурлат муниципаль районы Советында “Бердәм Россия” партиясенең депутатлар фракциясе утырышы үтте.
26 майда “Бердәм Россия” партия эчендәге алдан тавыш бирүләрне үткәрә. Нурлатта ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатуралар буенча тавыш бирү өчен 9 санау участогы оештырылачак.
Бүген Нурлат аграр техникумы вәкилләре – директор Алевтина Граф, укытучылар Алла Терентьева, Татьяна Зайцева «Казань Экспо»га киттеләр, анда “Яшь һөнәрмәннәр” Илкүләм чемпионаты уза.
Кичә Нурлат аграр техникумында Ачык ишекләр көне узды. Анда район һәм шәһәр мәктәпләреннән 230 укучы белем бирү йортының мөмкинлекләре белән таныштылар.
Бүген, 21 майда, Нурлат гимназиясенең актлар залында районның иң яхшы укучылары, аларның укытучылары җыелды. Биредә районкүләм “Сәләтле балалар” слеты узды.