Бүген, 19 июньдә, район башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов җитәкчелегендә республика программаларына кертелгән объектларда эшләрнең барышы буенча киңәшмә үтте.
20 июньдә Роспотребнадзор идарәсенең Нурлат территориаль иадрәсе 14.00дән 16.00гә кадәр эшмәкәрләр өчен Ачык ишекләр көне узачак.
Нурлат шәһәренең Карл Маркс урамында реконструкция эшләре алып барылу сәбәпле, 31 августка кадәр тротуарларда җәяүлеләр хәрәкәте чикләнәчәк. Шәһәр җитәкчелеге җәяүлеләрне игътибарлы булырга һәм эшләр алып барыла торган тотып алынган участокларны урап узарга чакыра.
Бүген «Нурлатнефть» НГДУсында, матур традиция буенча, ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов ятим балаларга “Заречный” балаларны сәламәтләндерү лагерена юлламалар алуга сертификатлар тапшырды.
Бүген, 18 июньдә, район башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә район Советының утыз өченче сессиясе үтте.
Бүген район башлыгы, шәһәр Словеты рәисе Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә шәһәр Советының XXXIII сессиясе үтте. Анда мөһим мәсьәләләр каралды.
Бүген “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлекчәсендә видеорежимда Татарстан Республикасында илкүләм проектларның үтәлешенә контрольлек буенча һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә эшче төркемнәрнең уртак утырышы үтте.
Бүген, 17 июньдә, ТР Министрлар Кабинетының утырышлар залында Татарстан Республикасында дәүләт телләре турында законның үтәлешенә багышланган киңәшмә узды. Анда нурлатлылар видеорежимда катнаштылар.
Бүген «Вертикаль» муниципальара ресурс үзәге белгечләре Нурлатның грантрайтерлары өчен чираттагы өйрәтү семинары үткәрделәр.
Бүген, 17 июньдә, Нурлат районы Советында район башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә район һәм шәһәрненң актуаль мәсьәләләренә багышланган планерка узды.