Бүген, 20 июньдә, район Советының кече залында хокук саклау органнары вәкилләре, мәгариф, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре, “Форпост” үзәге, балаларны сәламәтләндерү лагерьлары җитәкчеләре видеорежимда хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнаштылар.
Бүген, 20 июньдә, тыл хезмәтчәне Минниса Әхмәдулла кызы Әһлиуллина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Бүген, 20 июньдә, Нурлат шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне Мәрьям Имам кызы Фәрхетдинова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. РФ Президенты Владимир Путин, район башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән аны район Советы аппараты җитәкчесе Михаил Белов котлады.
Бүген Нурлат телевидениесе эфирында Кәкре Атау авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Тукай районында эшләүче уңышлы фермер Минталиб Миңнеханов турында видеофильм күрсәтеләчәк.
22 июнь көнне Нурлат районы халкы 20.00дән 21.00гә кадәр “Хәтер шәме” акциясенә кушылачаклар.
Якшәмбе, 23 июнь көнне, Нурлат мәктәпләре укучылары өчен чыгарылыш кичәләре узачак.
Бүген, 19 июньдә, Медицина хезмәткәрләре көне кысаларында Нурлат район үзәк хастаханәсе табиблары, шәфкать туташлары, фельдшерлары һәм техник хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.
Нурлат районының унберенче сыйныф укучылары БДИ буенча нәтиҗәләрен ала башлады. 100 балл туплаучы беренчеләр дә билгеле инде. 2нче мәктәп укучысы Юлия Трубкина рус теленнән 100 балл туплаган.
Бүген, 19 июньдә, Нурлат районында район башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә “ТРда кооперацияне үстерү буенча компетенция үзәге” белгечләре белән очрашу үтте.
Нурлат якташлыгы җәмгыяте әгъзалары Нурлат районындагы гына түгел, Татарстанның башка шәһәр, авылларында үткән чараларда да актив катнаша. Узган атна азагында Тәтеш районында үткән традицион “Әтрәч укулары” да нурлатлылар катнашында узган.