ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

27 июньдә “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак.

Узган атнада Фома авылы үзәгендәге Мәдәният йорты янындагы мәйданчык авыл халкының очрашу урынына әверелде – биредә фомалылар Авыл көнен билгеләп үтте.

15-16 июньдә Казанда Rukami идеяләр һәм технологияләр фестивале үтте. Анда Нурлат укучылары да катнашты.

“Алтын балык” балалар бакчасында Сабантуй күңелле балалар бәйрәме булып үтте. Ул ачык һава астында оештырылды.


16
июнь, 2019 ел
якшәмбе

2019 елның 1 июненнән Татарстанда традицион “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе старт алды. Аның кысаларында Түбән Чаллыда яшәүче 4 балага яңа портфельләр тапшырылды.

Бүген, 16 июньдә, “Спорт” паркы стадионында ТР беренчелеге кысаларында чираттагы футбол матчы үтә. Нурлатның “Факел” командасы Азнакайның “Актүбә” командасы белән очраша.

Бүген, 16 июньдә, Түбән Чаллыда яшәүче тыл хезмәтчәне Мальвина Сергеевна Макарова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

2012 елда инициатива төркеме тарафыннан авылның 260 еллыгына багышлап Авыл көне үткәрергә дигән карар кабул ителгән иде.


15
июнь, 2019 ел
шимбә

Бүген, 15 июньдә, Нурлат районы башкарма комитетының 7 майдагы 369нчы карары нигезендә үзәк паркта, “Дуслык” скверында һәм “Спорт” паркында төрле чаралар уза.

Бүген, 15 июньдә, Иске Әлмәт авыл җирлегендә халыкның яраткан бәйрәме Сабан туен билгеләп үттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International