Бүген “Уяв-2019” чуваш миили мәдәнияте бәйрәмен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитетының район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов җитәкчелегендә чираттагы киңәшмәсе үтте.
Бүген, 25 июньдә, Нурлат районының “Заречный” лагеренда тантаналы төстә “Ратный сбор” палаткалы лагере ачылды
2019 елның 4 июлендә “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә (Нурлат шәһәре, Хәммәдиев ур., 19) 10.00 сәгатьтән 12.00гә кадәр Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның кабул итүе узачак. Алдан язылу өчен тел.: 2-28-24.
Бу көннәрдә Казанда Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясенең
“Крылья” республика слеты үтә. Анда республиканың 15 районыннан, шул исәптән районыбызның да активистлары катнаша
Биккол авылында Айназ Вилданов, Рөстәм Зәйнуллин һәм Рәмис Фәхретдинов өчесе бер көнне Россия армиясе сафларына алындылар. Алар өчен авыл Мәдәният йортында озату кичәсе үткәрелде.
Хәзер ана капиталы чараларыннан һәр ай саен файдланып була.
Кичә, 24 июньдә, Татарстанда илкүләм проектларның үтәлешенә контроль буенча видеокиңәшмә үтте.
Быел “Уяв” чуваш милли мәдәнияте бәйрәме 29 июньдә Якушкино авылында узачак. Географиясе үзгәрсә дә, ул үз колоритын һәм масштабын саклап калачак. Биредә тематик ишегаллары, балалар уен мәйданчыклары тәкъдим ителәчәк, милли ризыклар, сара эчемлеге, курчаклар конкурслары узачак. Батырлар һәм гармунчылар иң яхшы исеме өчен көч сынашачак. Бәйрәм 8.30да башлана.
Узган тәүлектә Нурлат районы хуҗалыкларында тулаем савым 111,6 тонна тәшкил иткән. Бу узган елның шул чорына 105 процент.
Кичә, 23 июньдә, Нурлатның “Факел” командасы ТР Беренчелеге кысаларында “Азнакай” командасы белән очрашып, 2:0 исәбе белән җиңү яулады.