Яңа Иглай авыл җирлегенең Якты Күл авылында үзара салым средстволары хисабына яңа балалар мәйданчыгы төзергә карар кылганнар. Җиһазлар урнаштырылган инде, территориясен исә авыл җирлеге башкарма комитеты төзекләндерәчәк.
Пенсия яше арту белән төрле ташламаларга ия гражданнарның яңа категориясе барлыкка килде.
27 июнь көнне “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак. Нурлатлылар иртәнге 8.00 сәгатьтән 15.30га кадәр нотариус, пенсия фонды белгече, суд приставы, адвокат һәм “ТР БТИ” АҖнең Нурлат филиалы юрисконсультыннан бушлай консультация ала алачаклар.
Алдан язылу өчен тел: 2-28-24.
“Алтын балык” балалар бакчасында күңелле, якты һәм җәйге чәчәкләр бәйрәме үтте.
Бүген Казан шәһәренең Мирый поселогында үткән Сабантуйда нурлатлылар да катнашты. Нурлатлыларның Сабантуй мәйданчыгындагы ишегалдын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымухамедов һәм башка рәсми затлар карады.
Нурлат районының авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, фермер хуҗалыкларында һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда азык әзерләү тулы көченә бара.
Бүген Нурлатта Чыгарылыш кичәләре үтте. Районда 11 сыйныфны 231 укучы тәмамлады, аларның 23е медальләргә лаек булды.
Илебез тарихындагы кайгылы дата – 22 июнь көнне нурлатлылар Мәңгелек ут янында хәтер шәмнәре кабыздылар
Кичә, 22 июньдә, тыл хезмәтчәне Мария Аркадьевна Молчановага 90 яшь тулды.
Бүген, 23 июньдә, республикабыз башкаласында Сабантуй үтә. Традиция буенча, Нурлат районы вәкилләре бәйрәм кунакларын театральләштерелгән мәйданчыкта каршы алалар.