ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Шәһәр мәдәният сараеның кече залында Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары  Альмир Абашев Нурлат районының сәламәтлек саклау хезмәткәрләре белән очрашты. 

Нурлатлылар "Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" акциясенә кушылды. 

1 сентябрьдән районның мәгариф учреждениеләрендә уку процессы, туклануга кагылышлы сораулар белән район мәгариф бүлегенә 3-19-24 телефонына  шалтыратырга мөмкин. 

Пенсия фондының Нурлат районара идарәсе мәгълүматы буенча  бүгенге көндә 6434 федераль ташламадан файдаланучының 2069ы социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалана. 

Нурлатлылар Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен алдылар. 


7
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан синоптиклары урманда янгын чыгу куркынычы зур булуы хакында кисәтте.

7 сентябрь 18.00дән 8 сентябрь 18.00 гәчә республика территориясендә урманнарда янгын чыгу куркынычы зур булуы турында  кисәтүе игълан ителде.

Россиядә 13 сентябрьдә мөһим чара - Бердәм тавыш бирү көне узачак.

Дуңгызларның африка чумасы Нурлат районы чигенә килеп җитте. 

Нурлат җылылык челтәрләре предприятиесе ягу сезонына әзер. Моны Нурлат җылылык челтәрләре управляющие Рамил Шарапов раслады. 

 Самолет белән чит илдән кайтучыларга  кичекмәстән Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Бердәм  порталында (https://www.gosuslugi.ru), теркәлү узарга кирәк, шулай ук  электрон анкета (https://www.gosuslugi.ru/394604) тутырырга кирәк.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International