Татарстан синоптиклары урманда янгын чыгу куркынычы зур булуы хакында кисәтте.
7 сентябрь 18.00дән 8 сентябрь 18.00 гәчә республика территориясендә урманнарда янгын чыгу куркынычы зур булуы турында кисәтүе игълан ителде.
Явым - төшемсез. Җил көньяк-кцнбатыштан 3-8 м/с, көндез урыны белән 12 м/с.
Һава температурасы төнлә +4..+8˚. Көндез +24..+27˚.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96