Дуңгызларның африка чумасы Нурлат районы чигенә килеп җитте.
Ә бу - иминлек чараларын көчәйтүне сорый. Бу көннәрдә районның дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләре Иске Иглай авылында профилактик эшләр үткәрделәр.
Дуңгыз тотучы авылларда ветеринарлар көчәйтелгән режимда эшли.
Авыруның клиник билгеләре – бизгәк, аппетит булмау, эчәсе килү, борыннан бүлендекләр килү, эч китү.Авыру дуңгызларның колак төпләрендә, корсакларында һәм башка урыннарында кызыл-шәмәхә төстәге таплар күренә. Инфекция чыганаклары: инфекция йоктырган хайваннар, авыру хайваннарның бүлендекләре белән зарарланган азык, көтүлекләр, транспорт чаралары. Вирусны таратучылар: авыру яки үле дуңгыз белән контактта булган кошлар, кешеләр, йорт һәм кыр хайваннары, кимерүчеләр, тире паразитлары. 2-5 көннән хайван үлә.