«Нурлат-информ 2021 елның I яртыеллыгына "Дуслык" ("Дружба", "Туслах") район газетасына язылу буенча яңа ел алды акциясенә йомгак ясады. Акция 2020 елның 18 декабреннән 26 декабренә кадәр узды.
Бөтендөнья татар конгрессы Нурлат бүлегенең киңәйтелгән утырышында 2020 елга йомгак ясадылар һәм берничә номинация буенча бүлекнең актив әгъзаларын бүләкләделәр, юбилярларны билгеләп үттеләр.
Бүләкләү музыкаль номерлар белән үрелеп барды, җирле авторларның шигырьләре яңгырады. Шунда ук бүлекчә җитәкчесе Әлфия Галәветдинова 2021 елга бурычлар билгеләде.
ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова Нурлат районы үзәк хастаханәсе табибларына һәм шәфкать туташларына татлы бүләкләр ясады.
Нурлат районы үзәк хастаханәсенең автопаркы тагын ике автомобиль белән тулыланды.
«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе әгъзалары «Игелекле Кыш Бабай»акциясе үткәрделәр.
Нурлат район үзәк хастаханәсенә яңа коронавирус йогышын профилактикалау өчен «Гам-КОВИД-Вак» катнаш вектор вакцинасының беренче партиясе кайтты.
Шушы көннәрдә Г. Хөсәенов исемендәге спорт паркында «Көмеш сукмак»проекты кысаларында чара узды.
Безнең район өчен федераль конкурста тавыш бирмәгән нурлатлыларны үз тавышларын бирергә чакырабыз.
Нурлат шәһәренең үзәк мәйданында урнашкан театр скверында Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин бәйрәм шартларында кайбер балаларның Яңа ел теләкләрен тормышка ашырды.
Нурлат шәһәренең үзәк мәйданында урнашкан театр скверында Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин иң яхшы Яңа ел бизәлеше буенча район конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.